Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«МДСУ-1» оешмасы эшләгән М12 юл участогы ачылды (фото)

Юл тармагын үстерүгә керткән өлешләре өчен коллектив ТР Премьер-министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

М12 юлы төзелү турында илебез күләмендә зур итеп сөйләнде, язылды. РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин: «М12 юлы төзелеше, аны вакытыннан алда ачу — бу киң күләмле проект, Россиядә аның аналоглары әле булмады. Мондый мисаллар дөнья практикасында да аз», дип белдергән иде. Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен бик мөһим булган шушы юлда районыбыз юлчылары эшләү зур горурлык булды. Шушы көннәрдә алар эшләгән участок куллануга тапшырылып, «МДСУ-1» оешмасы коллективы республика җитәкчелеге исеменнән олуг рәхмәт сүзләренә иреште.

Шушы шатлыклы вакыйга уңаеннан әлеге оешманың группа җитәкчесе, эш башыннан шунда кайнаган, һәрбер мәсьәләне чишүгә, ахыргы нәтиҗәгә алып барып җиткерүгә зур өлеш керткән Марат Гыйльмуллин белән әңгәмә кордык.

— Марат, шундый күләмле эш башкарып, иң беренчеләрдән булып сезнең участок ачылып, анда зур кунаклар кабул итүегезгә, эшегезгә карата олуг бәя алуыгызга чиксез горурланып, чын күңелдән котлыйбыз сезнең оешманы. Инде бүген нәтиҗә күзалдында, ә эшкә тотынган чорларга кайтсак, нәрсәдән башланган иде сезнең эш?

— Бик зур рәхмәт. Әйе, бүгенге көндә юл төзелеп бетеп, аннан инде машиналар йөри. Безнең участок 7 километрдан тора, җиденче этапка керә. Цивильск-Ульяновск развязкасыннан алып, Буа-Ульяновск дигән юлга кадәр бара. Бу — 7 этап, 15 ноябрьдә, сәгать көндезге бердә ачылды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты һәм шулай ук тантаналы чарага телемост аша Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин да кушылды. Ә Мәскәүдән алып Казанга хәтле бу юл 20 декабрьдә ачылыр дип көтелә.

Өч ел буе эшләгән эшебезнең нәтиҗәсен — зур, киң, матур, сыйфатлы юлны күргәч, мондый эшләр башкара алгач, бу минутларда без дә куанычлы хисләр кичердек.

Бу юл ачылса да, юл кырыендагы откослар, кюветлар карайту эшләре калды әле. Декабрь башларына кадәр шул эшләрне эшләп бетерәсе булачак.
Инде эшнең башлангычына кайтсак, беренче елны оештыра торган эшләр күбрәк башкарылды. Кереп китү җиңел генә булмады, ләкин эшли эшли ияләндек һәм өч ел эчендә юлны төзеп чыктык.

2021 елның апрель башында эшкә тотынган идек, мин үзем бу объектка майда килдем. Егетләр сөйләве буенча, биредә тип-тигез басу, таулар, урманнар булган. Безнең участок 7 километрдан торды, иң башта бульдозер белән шул мәйданның кара балчыгын ачу эшен башкардык. Аннан соң инде әкренләп кызыл балчыктан юл төзи башладык. Кайдадыр казырга туры килде җирне, кайдадыр күтәрергә. Безнең участокта якынча 1 миллион 500 кубометр балчык казылды һәм шул балчыкны ташып, юлны күтәрдек. Техникаларга килгәндә, иң беренче чиратта экскаваторлар белән казып, самосвал "КамАЗ«лар белән ташып, бульдозер һәм грейдер белән эттереп торып, катоклар шуларны таптап, тигезләп тордылар. Балчык эшләрен тәмамлагач, якынча 170 мең кубометр ком кертелеп, нигез (основание) эшли башладык, аннан соң икенче катка вак таш түшәп, өстенә 3 кат асфальт җәелде. 

— М12 участогындагы шушы эшләр күпме кеше һәм техника тырышлыгы белән башкарылды?

— Шушы вакыт эчендә биредә күп хезмәттәшләребез эшләде, сезон вакытында 40-50шәр хезмәткәр шушында булды. Техникага килгәндә, 30 берәмлек техника эшләде: самосвал, бульдозер, грейдер, каток. Шушы техника һәм кешеләр белән юлны төзеп чыктык.

Аерым кешеләргә килгәндә, минем зур рәхмәт әйтәсем килә участок җитәкчесе Дефак Әүхәдшинга. Ул күп кенә эшләргә өйрәтте, бергә өч ел буе шушы юлны төзедек. Шулай ук геодезист Алмаз Сабиров үз эшен бик яхшы итеп, тырышып, дөрес итеп башкарды. Мастерлар Радик Гайфуллин, Нияз Хәбибуллин, бульдозер машинисты Михаил Плотников, экскаваторчы Илнур Вафин, катокта эшләгән хезмәттәшебез Вениамин Васильев, самосвал йөртүчеләр, юл хезмәткәрләре Радик Мифтахов, Айрат Ягъфәров тырышып, эшләрен җиренә җиткереп эшләделәр, зур рәхмәт һәркайсына.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Россия күләмендә шундый зур объектта уңышлы эшләгән «МДСУ-1» оешмасына алга таба да зурдан-зур уңышлар теләп калабыз.

Фотолар: Оешма архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев