Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Михнәтле сәфәр

Быел тагын РКБга баруым, нәкъ узган елгысы кебек, бик авыр сәфәр булып чыкты: кан басымы кискен күтәрелү сәбәпле, каты күңел болгану һәм укшытулар Арчаны узуга ук башланды да, Казанга мин машинадан төшеп хәл ала-ала гына барып җиттем.

Инфаркт кичергәнче мондый хәлнең булганы юк иде. Бүген минем кардиологка керү вакытым унбер сәгать кырык минут дип язылган.
Регистратурага кырык минут алдарак килергә куштылар. Сәгать унбергә кадәр сырхауханәгә өлгерәбез әле, Алла боерса, аңа кадәр газета-журнал редакцияләре бинасына сугылып чыгармын дип, кичтән үк уйлап куйган идем. Ник дигәндә, берничә басманың уртак хисапчысы, ачык күңелле Гөлназ сеңел өйгә чылтыратып, "Казан утлары"ннан алачагың бар, Казанга юлың төшкәндә кереп алчы дигән иде. Аңа махсус барып булмасын аңлый ул, чөнки алачагым юл чыгымын капларлык та түгел.

Зур бинаның холлына баш әйләнгән хәлдә килеп кергәч, иң элек биредә шәфкать туташы булу-булмауны сорадым, чөнки кан басымын үлчәтергә кирәк иде. Кайвакыт басымның үтә түбән төшүе дә мине нәкъ шушылай җәфалый. Кесәмдә ике төрле дару бар-барын, тик бу мизгелдә кайсын эчәргә дә белмим.

- Монда шәфкать туташы юк, арырак "Идел-пресс"та бардыр, - диделәр керүчеләргә пропуск бирүче ир-атлар.

Таныш-белешләр дә күренми, бүген күпләр, эшләренә килеп тә тормыйча, Тукай туган көннең шигъри митингына җыенадыр, бәлки. Менә юмор остасы Алмаз Хәмзин килеп керде. Аның белән якын белешләрбез дия алмыйм, шулай да бер-беребезне таныйбыз. Хәер, Алмазны кайсы татар танымый ди инде. "Казан утлары"ндагы әсәрләрен дә бик яратып, ник күбрәк язмый икән бу дип укыдык. Шәфкать туташы юкмы дигән сорауны аңа да бирдем. Ул мине кәнәфигә утыртты да, беркая кузгаласы булма, йөрәк белән шаярмыйлар, мин медсестра эзләп киләм дип, каядыр чыгып китте. Утырып бераз хәлләнгәндәй булгач, пропуск алып, сигезенче катка, Гөлназ эшләгән бүлмәгә күтәрелдем, чөнки Алмазның минем өчен ни дә булса эшлисенә ышанып бетмәгән идем. Аның шук теле ни сөйләмәс! Бу минутта да ниндидер танышын очратып, мәзәге белән көлдерәдер әле. Тик болай уйлап ялгышканмын бит, әй, әнә, ишектән Алмаз кереп килә. "Сине анда медсестра көтеп калды, ә син монда менеп җиткәнсең, сиңа мескен акчаң кадерлеме, исәнлегеңме, йөз сум акчаны үзем биргән булыр идем", - дип тетепме-тетә бу мине. "Мескен акчаң" дип дөрес бәрде үзе, без артуын өметләнеп йөргәндә, журналның каләм хакы тагын да кимегән бугай, ике-өч ел элек кенә бермә-бер күбрәк түлиләр иде. Кризис сәбәпчедер инде, ул мәлгунь иң башлап фәкыйрьләргә суга бит. "И-и, Алмаз, син бирәсе йөз сум янына Гөлназ сеңелдән дә алсам, ике йөз була бит ул", - дип ник әйтмәдем икән дип хәзер генә уйлыйм, ул мизгелдә эндәшерлегем дә юк иде. Шәфкать туташы үлчәгәндә, кан басымым 180не күрсәтте. Гадәттә түбәнрәк кан басымы белән яши торган кеше өчен зур сан бу.

Хуш, таблеткалар йоттырып, кан басымымны төшерде бу шәфкатьле җан. Рәхмәтләр әйтеп, юлны дәвам иттерәсе калды. Ләкин машинага утырып кузгалуга теге зәхмәт тагын башланды. Ярый әле машинада үз улым алып килде, очраклы юлдаш булса, мине күптән куып төшерергә дә мөмкин иде. РКБга да миңгерәү кешедәй чайкалып барып кердем. Тиешенчә теркәлеп талон алу мәшәкатьле булмады, менә мин, ниһаять, үзем керергә теләгән кардиологның ишек төбендә хәл алып утырам. Әле табиб кермәгән, кабул итү 11дә башлана икән. Янәшәдәге ир-ат "хәзер мин керәм" дип утыра, аннан соң мин керәседер, талондагы вакыт шулай күрсәтә. Күршем Азнакайныкы икән, кичә килеп табибка күренсә дә, кайбер анализлары бүгенгә калган. Азнакайның һәм бөтен татарның иң усал һәм бик талантлы шагыйре Илдус Гыйлаҗевны, хәтта аның шәп кенә колхоз рәисе чагын да әйбәт белә икән бу. Мин дә аны бераз белүем, телефон аша хәл белешкәләп торуыбыз белән мактанып алдым. Ләкин миңа мактану өчен сәбәпнең зуррагы алда иде әле. Күршем без керәсе табибны мактарга тотынды, мондый врачлар бик аз хәзер дип тә өстәде. "Беләм, - мин әйтәм, - минем дә аңа беренче генә керүем түгел, югары категорияле табиб-кардиолог Ибәтуллина Резеда Наил кызы - безнең районныкы". Бездә барысы да шундыйлар дип тә шыттырмакчы идем, өлгермәдем, күршемне бүлмәгә чакырып алдылар. Табиб килеп эшкә керешкән иде инде.

Шулвакыт беребез дә көтмәгән вакыйга булды. Әзмәвердәй өч полиция хезмәткәре һәм тагын бер гражданский киемле ир-ат кулы йозаклы бер адәмне җитәкләп килделәр дә, туп-туры кардиолог бүлмәсенә атладылар. Азнакайлы күршем тагын үз урынына чыгып утырды. Әй көтәбез тегеләрнең чыкканын, әй көтәбез. Минем талонга язылган вакыт выжылдап үтеп китте. Азнакайлы да, мин дә үткән вакытыбыздан бигрәк кардиолог өчен борчылабыз. Бәләкәй генә бүлмәдә, никадәр кеше басымы астында шул гомер нишли инде ул? Мин үзем андый шартларда гади генә мәкаләне дә яза алмас идем. Ә Резеда сеңелкәйгә теге тотыкның сәламәтлеген тикшерергә, нәтиҗәсен язып бирергә кирәк. Әле һәр сүзе өчен җавап бирергә дә туры килергә мөмкин, Алла сакласын. Бүгенгә язылган ишек төбе авыруларын да кабул итәсе бар аның.
Ниһаять, теге төркем чыгып китте, ләкин, нәкъ без борчылып уйлаганча, табибның тиз генә яңа авырулар кабул итәрлеге калмаган иде. Ул, бераз тынычлану өчендер, каядыр чыгып керде. Бу минутларда аның үзенә дә кардиолог ярдәме кирәк булгандыр, бәлки. Юаш Балтач баласының күңелен әрнетү өчен күп кирәкмидер. Без генә абайламагач та, йөрәк докторының да сызланучан йөрәге була торгандыр ул. Бераздан Азнакайлыны чакырып керттеләр. Ул чыгарга өлгермәде, кардиолог янына шушындагы бер табиб кереп утырды. Ул чыккач мине чакырырлар дип көтсәм, теге полиция төркеме кабат килеп, чиратны бозды. Алар тотыкка ниндидер анализлар алдырырга гына чыкканнар икән. "Озак тормагыз инде, зинһар өчен!" - дип калды аларга бер хатын-кыз. Егет кешечә ипле генә "юк-юк" дип җавап бирде тагын. Анысына да рәхмәт инде.

Медосмотр узам, тиз чыгам дип, яшь кенә бер шәфкать туташы да табибка керергә тора. Спас районыннан икән, монда өч ел эшлим ди. Айга 13-15 мең сум ала икән. Әйтәсе дә юк, һәркем хәләл акчасын бик казганып кына ала шул. Кайбер сырхауханәләрдә тагын да азрак түләүләрен ишеткәнем бар.

Уф-ф, мине дә чакырырлар икән. Керүен-кердем дә, табибны гына танып бетермим менә. Узган елгы ачык йөзле, игътибарлы, йомшак сөйләшә торган якташыбызны җен алыштырган диярсең. Интернеттагы елмаеп торган матур рәсеменә дә охшамый бу. Чишендереп йөрәкне тыңлады, алып килгән язуларымны карады да, УЗИыңның вакыты узган, моның белән выписка бирә алмыйм дип, эшне түгәрәкләргә булды.

- Миңа нишләргә соң хәзер? - дип тиз-тиз сорадым мин, этеп-төртеп чыгарып җибәрүләреннән шикләнеп.
- "Платные услуги" дигән бүлмәгә барып карагыз, УЗИ ясасалар, дүрткә кадәр кабат керерсез.
Әһә, аз гына йомшаграк сөйләшә башлагандай тоелды әле бу, тагын бер сорау биреп калырга кирәк.
- Ә УЗИ ясамасалар нишләрмен? - мин әйтәм.
- УЗИ язуы белән иртәгә килерсез.

Уф, Аллам, әле бүген кайтасы юлымнан куркып торам, иртәгә кабат юлга чыгуны уйлыйсы да түгел. Ничек тә УЗИ табарга кирәк. "Платные услуги" бүлегендәгеләр кырт кистеләр: бүген УЗИ эшләми, иртәгә иртән килегез. Ишек төпләрендә минем кебек тагын берәү аптырап йөри. Бу хәлгә куанасы да килә үзе: бай яшиләр икән бит болар, шулай булмаса, УЗИны кичкә кадәр әзер тотып, 10-15 минутта мең сумга якын акча эшләү мөмкинлегеннән файдаланмый калмаслар иде. Хәер, мең сум - бездәйләргә генә акча саналадыр инде, мөгаен.

Казанда кунып чыгарлык урыным да юк. Язучы Шаһинур дустым бу көннәрдә үзе дә шәһәрнең 18нче сырхауханәсендә дәвалана. Шөкер, хәле авыр түгел дип беләм, аңа чылтыратып карыйм әле.

- Хәзер, баш врач белән сөйләшеп алам, бер әмәлен тапмый калмас, сине монда ятып дәваланырга да чакырган иде бит, - диде ул.

Бер-ике минуттан телефонда кабат Шаһинур тавышы:
- Тиз килеп җитегез, Рөстәм Сәйфулла улы чакыра.

Казан юллары "тиз"леген кем белми инде. Әле ярый улымның 18нче сырхауханәгә килгәне бар, юлын бераз белә. Узган ел мине дә китерде, аннары хатынының, ягъни минем киленнең үт куыгына шунда операция ясадылар. Әле Шаһинур ишек төбендә каршы алды да, бергәләп баш табиб кабинетына ашыктык. Ләкин Рөстәм әфәндене ашыгыч кына реанимациягә чакырып алганнар иде. Бер дәваланучылары авыр хәлдә икән. Баш табибның борчылуы йөзенә чыккан. Мин дә үз борчуымны аңа йөкләргә килдем тагын. Тик чигенер урыным юк инде. Гозеремне аңлаттым, узган ел игътибарлылыгы һәм гадилеге белән сокландырган якташ кардиологның, минем бәхетсезлеккә каршы, үзгәргәнлеген дә әйтеп ташладым.

- Рәфыйк абый, бер табиб кына түгел, бөтен дөньясы үзгәреп ята. Әле шул хакта язарга да уйлап йөрим, черек бәрәңге ашамаган буын кешеләре бөтенләй үзгә кебек бит, - диде ул.

Русиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, "Европа-Азия" Халыкара Гуманитар академиясенең мөхбир-әгъзасы, Казан шәһәр Думасы депутаты һәм Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рөстәм Бакиров яшь кенә бер хезмәткәрен чакырып кертте дә, әти кеше кызы белән сөйләшкәндәй йомшак кына итеп, минем йөрәк УЗИын эшләргә кушты. Менә кулымда кирәкле кәгазь. Ә вакыт бара. Шулай да дүрткә кадәр өлгердем тагын. Кардиолог та шактый тынычланган, миңа таныш якты чырае үзенә кайткан. Җен-пәри алмаштырмаган икән лә аны, полиция төркеме генә "алмаштырган" булган. Һәркайсыбызның төрле вакыты була шул инде, кайвакыт аңышып кына җиткермибез. Ярый әле табибка беренче керүемдә бер генә чәнечкеле сүз дә ычкындырмадым, югыйсә, бу минутта ничек шулай җиңел, шаярып-көлеп сөйләшер идек.

Бу минутларда биредәге шәфкать туташы гына бернинди елмаю күрсәтмәде. Ул безнең районныкы түгелдер шул.

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ.
Балтач районы,
Карадуган авылы.
Фото: zakyatrt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250