Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Милли моңлы, кабаклы бәйрәм (+бик күп фото)

Мәдәният үзәгендә «Хөрмәтебез сезгә, өлкәннәр!» дигән бәйрәм концерты узды

Концерт башланганчы кунакларга «Хезмәт» коллективы әзерләгән видеоролик тәкъдим ителде, дискозалда «Хезмәт» сайтында үткән «Балтач кабагы» бәйгесендә катнашкан бистә егетләре Әмирхан һәм Азамат Закировлар үстергән кабактан пешерелгән вак бәлешләр белән чәй табыны әзерләнде (тәмле камыр ризыкларын Балтач кулланучылар җәмгыяте уңганнары пешерде, социаль яклау хезмәткәрләре сыйлап торды), фойедагы күргәзмәдә бизәнеп-ясанып, төрле рәвешләргә кергән «Балтач кабаклары» тантана итте.

Сез – алтын багана

«Әби-бабаларыбыз исән булганда, үзебезне аларның акылы, зиһене, игелеге, нуры саклаган-яклагандай хис итәбез. Барлык бәла-казалардан аралап, тормыш сукмагыннан безне җитәкләп баручылар да сез. Рәхмәт сезгә, барысы өчен дә!» Һәр бәйрәмнең нуры булган алып баручылар Раил Садыйков белән Лилия Закирова тамаша залы тулы кунакларны әнә шундый җылы, ягымлы сүзләр белән бәйрәм дөньясына әйдәде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм дә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев өлкәннәребезгә изге теләкләрен җиткерделәр, чыгышлары күңелләргә үтеп керерлек иде, үткәнне дә, бүгенге вәзгыятьне дә ассызык-лады алар. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50-55-60 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парларны котладылар. Аларның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар, оныкчыклар игелеген күреп, ак әби, ак бабай булып, сау-сәламәт, кайгы-хәсрәтсез яшәүләрен теләп калабыз. Шушы көннәрдә генә 70 яшен тутырган «Ак калфак» татар хатын-кызларының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары, күп кенә игелекле эшләре белән танылган шәхси эшмәкәр Гөлсем Миңнебаевага да Балтач районының Мактау таныклыгы тапшырылды.

Өлкәннәр күңеленә хуш килүчән җырлар-биюләр, милли моңнар – бәйрәмдә бар да уйланылган, үзәкләрне өзәрлек булды.

«Балкыш», «Сүнмәс дәрт»...

Март аенда Кукмара районында үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар арасында җиденче республикакүләм «Балкыш» фестиваленең икенче туры булып узды. Балтачыбыз өлкәннәре быел да сынатмады, лауреат исемнәренә лаек булып, башкалабыз Казанда чыгыш ясау хокукы алдылар. Әлеге фестивальдә катнашкан, милләтебез алдындагы олы хезмәтләре, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен сак-лауда кылган гамәлләре өчен милли моң ияләре – гармунчылар, Яңгулдан Наил Заһретдинов белән Рузилә Габдрахманова Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. «Милли моңнар» проекты юнәлешендә эшләүче «Хезмәт»ебез җитәкчесе Вакыйф Зәкиев та Наил әфәнде белән Рузилә ханымны уңышлары белән котлап, бүләкләр тапшырды.

«Балкыш» фестивале лауреатлары – «Туганай» (Субаш), «Ядкарь» (Арбор) ансамбльләре, «Сүнмәс дәрт» ветераннар коллективы, Фидәлия Зәкиева (Алан), Ризидә Рамазанова (Көшкәтбаш), Әкълимә Хәбибуллинаның (Арбор) яңартылган, заманча тавыш җиһазларына көйләнгән район сәхнәсендә яңгыраган ялкынлы чыгышлары алкышлар белән бәяләнде.

«Балтач кабагы» – үзгә бер ямь бирде

Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмнең бер өлеше «Балтач кабагы» бәйрәменә дә бәйле иде. Фойе тулы кабаклар, алар гадәти генә түгел, бизәлгән, төрле фигуралар ясалган. Узган ел «Хезмәт» сайтында узган «Кабак» бәйгесендә җиңү яулаган Борнактан Салихҗан Әхмәтханов та үзенчәлекле кабаклары белән килгән, биредә ул кабакның тышчасыз орлыкларын сатты. Кирәк кеше Сәлихҗан абыйга мөрәҗәгать итә ала, аңарда кабагы да, орлыгы да бик күп. Кайсы

малларга ашата торган, кайсы бәлешкә әйбәт икәнлеген хәзер сайлап бирә. Күргәзмәне әзерләүдә район үзәк китапханә хезмәткәрләренең тырышлыгы зур булды, авыллардагы китапханәчеләр дә читтә калмады. Район мәктәпләре, балалар бакчалары тарафыннан ясалган композицияләр, фигуралар сокландырды. Оста кулларның фидакарь хезмәтләре олы рәхмәткә лаек. Өлкәннәр кабак бөккәненнән авыз иткәчтен, залдагы урыннарын алдылар. «Хезмәт»ебез җитәкчесе Вакыйф Зәкиев газетаның сайтында оештырылган быелгы «Балтач кабагы» бәйгесе номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләп узды. Әлеге бәйгенең узган ел да сайтта үткәрелүен, ә быел исә районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин тәкъдиме белән тагын да зурайтылып үтүен искәртеп, номинантларга район хакимияте ярдәме белән алынган бүләкләрне тапшырды. Түнтәр авылыннан Раушания Мөхәммәтгалиева «Иң оригиналь кабак үстерүче» номинациясендә җиңү яулады. Кили авылыннан ике яшь ярымлык Ясминә Гыйззәтуллина «Иң яшь үстерүче» булып танылды. Югары Субаш авылыннан Клара Нәҗипова «Иң зур кабак үстерүче» буларак җиңү яулады, кабакның авырлыгы – 43 кг. Әтнә авылыннан Марат Гәрәев «Иң күп кабак үстерүче» номинациясендә җиңүче булды. Балтачтан 83 яшьлек Халисә апа Нәҗметдинова «Иң өлкән кабак үстерүче» булып танылды. Балтачтан Әмирхан һәм Азамат Закировлар газетаның махсус бүләгенә лаек булды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештырган, газета-журналларга язылган өчен шифаханәгә юллама, телевизор һәм башка призлар» дигән бәйгедә катнашып, Кариле авылында яшәүче, «Хезмәт» газетасының һәм сайтының даими укучылары Илсөя Һадиева – җиләк-җимеш киптерү җайланмасы, тагын бер райондашыбыз, Норма авылыннан Венера Хөсәенова электр иттарткычы откан иде, аерылгысыз дусларыбызга әлеге бүләкләрне, Өлкәннәр бәйрәмендә, «Хезмәт» газетасының баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев тапшырды.

Әнә шулай, гөрләде генә бәйрәм. Илләргә тынычлык иңеп, бәйрәмнәрдән алган тәэсирләрне бик озакка җиткереп яшәүләр янәдән насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм