Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Мин аракы эчмичә дә тора алам!.."

Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Аллаһы Тәгалә хатын-кызны иң зур бүләк ана булу, бала сөю белән бүләкләгән. Әмма җәмгыятебездә әлеге бүләкнең кадерен белмәгән затлар яшәве, бигрәк тә, андый сансызларның безнең җирлектә арта баруы хафага сала.
Андыйларны хатын-кыз дип тә, ана дип тә әйтергә тел әйләнми. Эчеп баласы тәрбиясе белән тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнмәгән, берни әйтми нарасыен күкрәк баласы килеш әнисенә ташлап чыгып киткән, я булмаса ир белән мөнәсәбәтләрен көйләүдә баланы корал иткән кансызларны туры юлга бастыруда нинди генә ысул куллансаң да, кайчакта нәтиҗә бирми. Хәер, аңлы кеше туры юлдан талпылмый да инде ул.
Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең чираттагы утырышында бистәдән ерак түгел бер авылда яшәүче Я.га: “Ник эчәсез, балаларыгыз каршында оят түгелме сезгә?” дигәч,
– Мин эчмичә дә тора алам, – ди эрония катыш зур “горурлык” хисе белән җавап кайтаруы, шул мизгелдә аз гына да читенсенмәве аптырашта калдырды.
Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының алдагы санында укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш