Мин Ильичны күрдем
Революциядән соң иң кадерле нәрсә булып хәтердә калганы – Владимир Ильич Ленинны күрү булды.
Редакциядән. Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгы якынлашкан көннәрдә даими авторыбыз Ленура апа Сафина газетабызда илле еллап элек дөнья күргән шушы язманы алып килде. Баксаң, заманында райондашларыбыз арасында революция турында укып-ишетеп белүчеләр генә түгел, шул “казан”да кайнап, андагы вакыйгаларны үз күзләре белән күрүчеләр дә булган икән. Язма безгә бик кызыклы кебек тоелды һәм аның бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.
– 1915 елның мартында мине солдатка алдылар. Өченче укчы лейб-гвардия полкы составында Германия гаскәрләренә каршы сугышка җибәрделәр. Ләкин фронтта озак булырга туры килмәде. 30 августта яраланып, Петроградтан Казанның тугызынчы номерлы больницасына кайттым.
Аяклардагы яралар төзәлгәч, кабат Белоруссиягә озаттылар. Бу 1916 елның июль башларында булды. Ә унбиш көннән мин икенче тапкыр яраландым.
1917 елның январен Петроградта үзем беренче тапкыр хезмәт иткән полкта каршыладым. Бу вакытта солдатлар арасында революцияне яклап агитация киң алып барыла иде. Большевик-агитаторларның сүзләреннән без революциянең инде ерак түгеллеген аңлап алдык. Тиздән безне, Севастопольгә запас ополчениега китәргә тиешле 150 кешелек ротаны да, Вознесенский проспектыннан Петропавловск крепостена күчерделәр. Февраль революциясе башланган көнне шул крепостьтан күтәрелеп чыктык.
Революция вакытында бер генә солдат та, шул исәптән мин дә Петроград урамыннан кайтып кермәдек. Берничә тәүлек буена урам сугышларында катнаштык. Патша генералларын кулга алып, эшчеләр восстаниесенә булышып йөрдек.
Сугыш корбаннарсыз булмый. Революция вакытында да күп солдатларны югалттык. Эшчеләр, үсмерләр арасында да үлемнәр күп булды.
Ләкин Февраль революциясе көткән азатлыкны алып килмәде. Вакытлы хөкүмәт урнашу белән революциядә катнашучыларны эзәрлекләү башланды. Июнь көннәрен без бигрәк тә авыр кичердек. Солдатлар арасында да көн саен диярлек тентүләр, кулга алулар башланды. Безнең күз алдында жандармнар пулемет взводыннан ике егетне атып үтерделәр, икенче көнне безнең ротага да килделәр... Рота командирын завод стенасына терәп аттылар. Солдатлардан 35 кешене штрафниклар сыйфатында Румыния фронтына җибәрделәр. Ләкин, соңыннан билгеле булганча, аларның барысы да юлда ук качып беткән.
Октябрь революциясенә кадәр Петроградта шул ук полкта хезмәт иттем. Караулга йөрдек, башка хәрби эшләрне башкардык. Ә инде рволюция көнне тагын урамнарга чыктык.
Революциядән соң иң кадерле нәрсә булып хәтердә калганы – Владимир Ильич Ленинны күрү булды. Мин аны ерактан гына митинг вакытында күрдем. Ул меңләгән солдатлар, шәһәр хезмәт ияләре алдында ялкынлы речь сөйләде. Сүзләре арттагы рәтләргә барып җитмәсә дә, мин Россиядә властьның бөтенләйгә халык кулына күчүен йөрәгем белән тойдым. В.И.Ленинның кул хәрәкәтләре, йөзе хәзер дә күз алдымда тора.
1918 елның январенда туган авылыма кайттым. Театр курсларында укып йөрдем, өч ел буе Иске Чепья авылында балалар укыттым. 1931 елда колхозга кердем. Һәм бөтен гомеремне күмәк хуҗалыкны үстерүгә багышладым. В.И.Ленин сүзләренең дөреслеген мин тагын бер кат шунда аңладым.
Бөек Ватан сугышында да катнашырга туры килде. 1943 елдан 1945 елга кадәр 61нче Армия составында сугышып йөрдем. Совет хөкүмәте мине берничә медаль белән бүләкләде.
Хәзер миңа 73 яшь. “Кызыл Татарстан” колхозының Биктәш авылында эшләп, пенсиягә чыктым. Тагын шулкадәр гомер яшәргә иде. Чөнки бөек Ленин төзегән Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте безнең тормышыбызны яхшырту турында даими кайгыртучанлык күрсәтәләр.
Тихон ЕФИМОВ
PS. Биктәштә бүген Тихон агайның нәсел җепләре өзелмәгән, – оныклары гомер кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев