Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөхәрләмовлар гаиләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән очрашты

Кичә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән берлектә республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул итте.

Әлеге чарага Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 46 гаилә чакырылган иде. Алар арасында райондашларыбыз Пыжмара авылыннан Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар гаиләсе дә бар.

Хәбир Мөхәрләмов – атказанган механизатор, 38 ел тракторда-комбайнда, тормыш иптәше Алсу – “Ел хатын-кызы” Республика конкурсында җиңүче.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Мөхәрләмовлар 15 бала тәрбияләп үстерә: 9 малай, 6 кыз. Хәзер 6 килен, кияү, 10 онык та бар! Балалары кайсы эшмәкәр, кайсы янгын сүндерүче, кайсы шәфкать туташы. Яннарында хәзер 3 сабыйлары, калганнары – Казанда, Балтачта инде үз гаиләләрен корып яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент кабул итте

erid: 2Vtzqv1AZW9