Мобилизациядәге авылдаш егетләр хөрмәтенә Бөрбашта «Ил язмышы ирләр кулында» исемле очрашу үткән (видео)
Гомернең, вакытның узганын сизмибез дә. Тәгәри дә, тәгәри гомер йомгагы.
Һәр көн саен хәерле көн телим,
Аяз күкләр телим илемә.
Биек күкләр телим бөркетләргә
Һәм иминлек телим илемә.
Гомернең, вакытның узганын сизмибез дә. Тәгәри дә, тәгәри гомер йомгагы. Әйдә, шатлыклы хәбәрләр белән тәгәри бирсен.
Әле күптән түгел генә авылга шатлыклы хәбәр булып, мобилизациядәге авылдаш егетләребез кайтты.
Мәдәният йортында алар хөрмәтенә "Ил язмышы ирләр кулында" исемле очрашу үткәрелде. Санаулы көннәр тиз үтә шул. Егетләрнең китәр вакытлары да житте.
Юлларыгызда сезгә рәхим-шәфкатьле кешеләр, мәрхәмәтле дуслар юлдаш булсын. Әти-әниләрегезне , туганнарыгызны шатландырып, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтырга язсын киткән барлык егетләргә дә. Сезнең беләнн кабат күрешүләр көтеп, сезгә һәрвакыт изге теләкләр теләп авылдашларыгыз.
Рәзилә Хөсәенова,
Бөрбаш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев