Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәртәбәле бүләкләргә лаек булучылар

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар...

Торак-коммуналь хуҗалыгында озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгының операторы Николай Анатолиевич Мухин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Сөт-май комбинатында озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач сөт-май комбинатының котельный операторы Рафаэль Равил улы Нәбиев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Районның төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Водстрой» оешмасының балта остасы Зиннәтулла Габделхәй улы Әхмәтханов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Якты юл» җәмгыятенең каравылчысы Рафаил Ильяс улы Әхмәров район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

erid: 2Vtzqv1AZW9

Норма авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында актив катнашканы, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Норма авыл җирлеге депутаты Шәүкәт Гарәфетдин улы Гаязов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Агрохимия хезмәте үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Балтачагрохимсервис» оешмасының бульдозер машинисты Юрий Михайлович Вавилов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Районның төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Водстрой» оешмасы шоферы Рифат Вагыйз улы Ибраһимов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Сорнай» җәмгыяте терлекчесе Наик Кашип улы Габделхаков район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәтенә күрә хөрмәте бүләкләнүчеләр хезмәт алдынгылары

erid: 2Vtzqv1AZW9