Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мунча”дип язылган чиләк яки әбием хикмәтләре

Түнтәр кызы Фаһирә

Без бала чакта әниләр озаклап декрет ялларында утыра алмады. Миңа кырык көн булуга, энемә утыз тугыз көн вакытта әни эшкә чыккан. Энем туганда мин ике яшь ярымлык булганмын. Әнием Мәүлия 39 елга якын Сасна авылының элемтә бүлеге җитәкчесе булып эшләде. Ул вакытта авылда балалар бакчасы юк. Хәзер уйлыйм да куркып китәм: ике бала белән көннәр буе нишләде икән әби? Үзе бик хикмәтле, үзенчәлекле карчык иде ул. Аның кызыклы якларын әле дә искә төшереп көлешәбез. Ул әбием Фаһирә исемле иде. Түнтәр авылының Фәйзрахман исемле кешенең кызы булган. Әбиемнәр гаиләдә биш кыз үскәннәр. Минем әби шул кызларның икенчесе. Бүгенге көндә мин Түнтәр мәктәбендә укытам. Көшкәтбаштан автобус белән йөреп эшлим. Түнтәргә кергәндә, юл зират кырыеннан үтә. Шул зират яныннан үткәндә, әбинең әтисе, әнисе, башка туганнары турында уйланам. Әби үзе 1915 нче елгы. Сасна авылының Зәйнуллин Кадыйр исемле егеткә кияүгә чыккан. Кадыйр бабай Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Әбинең өч улы булып, минем әти - Мөнир икенчесе иде. Бүген инде әбием дә, әтием дә вафат. Мин шунысы белән бәхетле, ике як әбиемне дә белеп, күреп, аларның тәрбиясен алып үстем. Шунысы кызганыч, ике бабамның берсен дә белмим. Әйткәнемчә, әти ягыннан бабам сугышта хәбәрсез югалган, ә әни ягыннан бабам балалары кечкенә вакытта ук авырып үлгән.
Ак яулык, аклы күлмәк
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, бу язмамда мин Фаһирә әбиемә хас булган кайбер сыйфатларын искә алмакчы булам. Мин аны ак яулыклы чиста, пөхтә татар карчыкларының бер үрнәге дияр идем. Әбием мин белә белгәннән чиста, пөхтә киенде. Кием шкафында һәр яулыгы, һәр күлмәге, һәр оекбашының үз урыны бар иде. Һәр әйберсенең үз урыны булды. Мин аның беркайчан да нәрсәдер эзләгәнен хәтерләмим. Әбием, татар карчыкларына хас булганча, ап-ак яулык бәйләде. Күлмәкләрен дә еш алыштырып кияргә ярата иде ул. Аңа күлмәкне әни тегеп киертте. Ике әбигә дә 8-март бәйрәменә, Туган көннәренә әни келтер-келтер кул машинасы белән күлмәк тегә иде. Картая торгач, әбинең аркасының бер ягына бераз бөкре чыкты. Әни аңа күлмәк теккәндә, материяне шул бөкрене беленмәслек итеп кисеп, үзенчә тегә иде. Эссе җәй көннәрендә аз гына тирләп китсә, күлмәген салып чайкап элә. Икенчесен алып кия. Әби җәйләрен гадәттә аклы күлмәкләр кияргә яратты. Кечкенә генә, ябык кына татар карчыгы. Беркайчан да мин аның көндез урында ятып торганын хәтерләмим. "Йокы ястык теләр, ястык үлем теләр",-ди иде. Иртән йокысыннан торуга, урынын пөхтәләп үзе җыйды. Көннәр буе кыштыр-кыштыр нидер эшләп йөри иде ул.
Күмәч исен сагынам
Әби китаплар, газета-журналлар укырга да яратты. Сиксән яшенә тикле күзлексез укый алды. Колагы гына җитмеш яшьләреннән соң начар ишетте. Энем белән миңа кычкырып китаплар укый, шигырьләр ятлата иде әби. Казахстан, Үзбәкстанда яшәүче бертуган сеңелләренә озын итеп хатлар яза. Алардан хатларны көтеп ала, җавапны көттермичә язарга тырыша. Грамоталылыгы да әйбәт иде.
Әби безне дә карый,төшке ашны да әзерли. Кыш көннәрендә абзардагы малларга печән дә салып керә. Мичне дә ягып томалый. Без энем белән мичтән күмер тарткан кисәү агачы тавышына уяна идек. Хәзер дә шул тавышка, табагач тавышына, әби пешерә торган каты күмәч исенә уянасым килә... Юк шул. Әбинең бәлешләре, балан ипиләре, бөккәннәре дә бик тәмле була иде. Әби кортны (кайбер якта "тура" яки "кызарган эремчек" дип тә йөртәләр) да үзенчә кайнатты. Мин дә әбичә кайнатам. "Кортың бик тәмле чыккан",- дип әйтүчеләр күп.
Энемне бишеккә салып, мине шул бишек янына урындыкка утыртып куйганын әле дә хәтерлим. Мин бишекне тирбәтеп утыра идем. Миңа ике яшь ярым булганда туган энемне тирбәтеп утырырлык булгач, миңа өч яшьтән дә артык булмаган бит инде. Әле әби ипигә дә барып кайта. Ул вакытта ипиләре дә чиратлы бит. Уйлыйм да шаккатам. Ул заманда балалар тынычрак булганмы, әллә әбиләр зур йөрәкле булдымы икән? Мин биш яшемдә менә дигән йөгерек итеп укырга өйрәнгәнмен. Әби өйрәткән. Әби заманында укытучы булган. Сасна авылына килен булып төшкәч балалар укыткан. "Сугыш арты елларында өстәмә курсларга бара алмадым. Әнкәйне(кайнанасын) калдырып, чыгып китәсем килмәде. Сыерны да бетерә алмый идем. Малайларга сөт, каймак кирәк бит. Кадыйр кайтыр дип тә көттем. Кайтыр да ачуланыр. "Сыерны бетергәнсең. Әнкәйне карамагансың",- дип әйтер күк тоелды. Кайтмады гына. Менә шул курсларга бармаган өчен укытучылыктан төшеп калдым",- дип сөйли иде әби.
Чокырны шайтан ялый
Бик чиста иде әбием. Ашагач та өстәл җыештырылырга, төнгә каршы бер юмаган чокыр да калырга тиеш түгел иде. Аның үз тәрбияви ысуллары булган икән бит. "Төнгә юмый калдырган чокырны шайтан ялый",- дип өйрәтеп үстерде ул безне. Ашагач та өстәл тирәсендәге идәнне канат белән себереп алу да мәҗбүри иде бездә. "Бер валчык тапталса, мең гөнаһысы була",- дип әйтә иде ул. Үзе ишегалдына чыккан саен, канат алып, баскычларны себерми кермәде. Әбинең кием-салымын, аяк киемен өйдәге беркем дә кия алмады. Галош эчләренә тузан кертмәс, оекбашларын кадерләп саклар, оекбашлары пычранмасын өчен өйдә башмак-тапочки кияр иде әби. Яулыкларын үтүкләп бәйләде. Ут булмаса, аптырап тормый, уклау яки бәрәңге тукмагы белән "үтүкли" иде. Аның өйдәме- түгелме икәнен баскыч башында торган башмаклары сөйләде. Баскыч башында башмак юк-әби өйдә, бар икән- әби каядыр чыккан. Үзенең бит-кул сөлгеләре аерым булды. "Мин сезгә ризык әзерлим. Чит куллар сөртелгән сөлге белән сөртенә алмыйм",- дип әйтә иде әби. Безнең өйдә ул заманда ук пычаклар да әллә ничә, кисү-турау такталары да берничә иде. Ипи пычагы аерым, суганныкы аерым, чи итнеке аерым, пешкән итнеке аерым... Менә санитария-гигиена таләпләре кайда ул! Такталары белән дә шул хәл. Әбидән сорамыйча, өйдә беркем дә табак-савытны куллана алмады. Бервакыт әби йоклагач, кичен колбаса кыздырып ашап, иртән аның өчен әнигә дә, әтигә, дә,безгә дә хәйран эләккән иде. Ул табаны кырык кат юып котылдык котылуын. Ләкин инде анда әби ашыйсы ризыкны пешерергә генә ярамады. Үсә төшкәч уйладым, килен булып килгәч тә әнигә дә башта бик авыр булгандыр. Ләкин мин әнинең әбидән зарланганын хәтерләмим. Әбинең урын-җир җәймәләренең бер башында җептән тегеп куелган тамга булды. Бу- аяк ягы белән баш ягы буталмасын өчен шулай эшләнә. Мендәр яки ястык өстенә саласы җәймәнең баш ягына җәелгәне гел шул якка гына җәелә. Бу үзенчә шулай ук гигиена таләбе. Бер төн аяк ягында торган җәймә икенче көнне баш ягына салынмас бит инде.
Үз тәлинкә-кашыклары
Әйткәнемчә, әбинең һәр савыт-сабасы аерым иде. Хәтта ул өйгә су ташый торган һәм мунчага су китерә торган чиләкләрне дә бүлеп куйды. Безнең каршыда гына кое бар иде. Суны шуннан китерәбез. Гадәттә мунчалар шимбә көнне ягыла. Җомга көнне кичтән су ташыла. Безнең күршеләр бар да шулай эшли. Көянтәмә тышына эре хәрефләр белән "Мунча" дип язылган чиләкләр асып чыкканымны, күршедәге су ташучыларның көлгәнен хәтерлим. Чиләкләрне бутаганбыз да, әби ике чиләкнең тышына ак буяу белән "мунча" дип язып куйган иде. Мунча табаклары кер юарга яки юынырга гына кулланыла. Алар башка бер әйбергә дә кулланылырга тиеш түгел. Әбинең хикмәтләренә күршеләр дә ияләнеп беткән иде инде.
Хәзер уйлыйм. Әби безне режим буенча яшәткән икән бит. Төшке аш безнең өйдә унбердә, төштән соңгысы өчтә иде. Болары әти белән әнигә кагылмый. Ә кичкесе барыбыз өчен дә бер. Кичке биштә ашалган, әбинең өстәл өсте кичке алтыда ялт итеп җыеп алынган була. Соңрак чэй эчәсе килгән кеше, чәен эчеп, өстәлне әбичә итеп җыеп, ашъяулыкны каплап куя. Бу-закон. Әби беркайчан да ризыкны исраф иттермәде. Ул аны зур гөнаһка санады. Еш пешерсә пешерде, калып әрәм булып йөрерлек күп итеп әзерләмәде. Әбинең үз чокыры, үз кашыгы, тәлинкәләре дә аерым иде. Аларга кагылырга ярамый. Яңа өй салып чыгып, өй туе уздырганда "харап була" яздык. Өй туе әзерләшергә килгән берәү әбинең кашык- чокырларын тоткан. Икенче көнне, таң беленмәстән, түр якта кемнеңдер юып тезгән кашык-чокыр, тәлинкәләр арасыннан дөбер-шатыр нидер эзләгән тавышына уянып киттек. Әби иртәнге чәен эчәргә кашыгы белән чокырын эзли икән. Бу вакытта әбигә җитмеш биш яшь иде. "Ачуланмагыз инде. Чәй эчәсем килә. Кашык-тәлинкәләремне убшига(общий дип әйтүе) тутыргансыз. Таптым инде. Әйбәтләп юам да, чәй эчәм",- ди әби. Ә энем Әмир өйләнгәндә (ул чакта туйлар әле өйдә уза иде-96 нчы ел), без туйга әзерләнә башлаганчы ук, үзенең тәлинкә-кашык, чокырларын җыеп куйды.
Өйгә кунак килсә, өстәл тирәсенә безне утыртмады. Башта өлкәннәр ашап кузгалыр. Аннан соң гына безгә рөхсәт бирелә иде.
Мичтә "пешкән" оекбаш
Әби минем кияүгә чыгуыма да, энемнең өйләнүенә бик шатланды. Мине сорарга килгәч, булачак кайнатам: "Безнең нинди ният белән килгәнне беләсездер",- дип сүзен башлауга, әби: "Беләбез. Хәерле эшләр булсын,"- дип куйды. Шулай итеп, әти дә, әнидә сүз әйтә алмый да калдылар. Ирем Габделхәйне дә, энем Әмирнең хатыны Люцияне дә бик яратты әби. Ә безнең балалар тууга, аеруча куанды. Неп-нечкә генә итеп җеп эрләп, минем беренче кызым Гөлшаянга ап-ак йон оекбашлар бәйләде. Ул чакта әбигә сиксән беренче яшь иде. Элек-электән әбинең йон оекбашлары, бияләйләре ап-ак һәм йомшак булды.Ул аларны сарык йонын бик аралап, сайлап алып кына бәйләде. Кеше эрләгән йоннан бәйләмәде дә. Үзе тип-тигез нәзек кенә итеп эрли. Бәйләп бетергәч үзенчә юа. Кешегә юдырмый. Йоннан бәйләнгән әйберләргә беркайчан да порошок кулланмый. Юган саен аз гына су сала. Һәр катында күп итеп кер сабынын ышкый. Кер сабыны оекбашта мамык кебек ап-ак булып күбекләнеп тора башлаганчы юа. Ап-ак күбектән торган оекбашны чайкамыйча киптерә. Элеп түгел. Ягылганнан соң томаланып, бераз сүрелгән мич эченә тыгып. Мич төбенә каен утыны тезә. Ә бәйләп юылган бияләй-оекбашларны агачтан ясалган "калак"ларга киертә. Ул калаклар мич төбенә тими, теге каен утыннары өстенә куела. Мичтән чыкканда кәҗә мамыгыннан бәйләнгән күк ап-ак йоп-йомшак булып чыга иде ул оекбашлар. Аның күк юып карасам да, минем оекбашларны алай ук итеп агарта алганым булмады. Әби үзе дә гомер буе кер сабыны белән генә юынды. Кулларын да кер сабыны белән генә юды. Исле сабын тотмады. Аның тән тиресе гел чиста була иде. Куллары да гел йомшак булды. Тырнак, тире бозылуны белмәде. Юынгыч янында да кер сабыны тотты. Монысы да үзенә күрә гигиена таләпләренә туры килә бит.
Саснага кунакка баргач, балалар бик еласа, әбигә өшкерергә куша идек. Әби анда да уңайсызланып кына, "Карт кешенең сулышында авырулар булмас микән?"-дип кенә тотына. Өшкергән чакта авызын чиста яулык белән каплый. "Микробларым күчмәсен дип, шулай эшлим",- дип аңлата иде.
Җәйләрен көн саен диярлек инешкә ни дә булса чайкарга төшә иде әби. Казларны инеш буена куганда, да бер кулында каз куа торган чыбык булса, икенче кулында берничә кер салынган кечкенә чиләк була. Һич югы өстәл тастымалларын, идән чүпрәген чайкап менә. Үзенең яр буенда, таш астында үги ана яфрагына төреп яшереп куелган кер сабыны була. Җәй башында ук үзенә басып кер чайкарга дип, ташлардан басма салып куя. Мунча керүе дә үзенчәлекле иде. Кияүгә чыкканчы әби белән мунчага мин кердем. Башын әче су (эремчектән аерылып чыккан суны бездә шулай диләр) белән юа. Тәнен кер сабыны белән. Суны аз гына алып тота. Миңа да шулай куша. Су исраф булырга тиеш түгел! Баш юган суны икенче табакка җыеп барып, тәнне шуның белән юа. Госел коена торган суы аерым. Кечкенә, капкачлы бидонда тора. Аңа су тамчылары чәчрәргә тиеш түгел. Госел суы ала торган чүмече дә икенче. Ул мунчаның матчасынындагы кадакта эленеп тора. Ул суны мунчага кем керсә дә тотмый, ул бидонга, ул чүмечкә кагылмый. Бу- закон. "Әбиегезнең госел суы". Безгә шулай дип әйтеп үстерделәр.
Без кечкенә чакта әби балан-чикләвек җыярга да яратып йөрде. Үзенең туганнан туганы шулай ук Түнтәр кызы Мәгъмүрә әби белән баралар иде. Анысы да Саснага килен булып төшкән. (Мәгъмүрә әбинең ире Сибгатулла бабай сугыштан бер аяксыз кайткан. Бер аягы урынында протез иде. Бездән бер өй аша яшәделәр.) Әбинең чикләвек алып кайтканын без капка төбендәге эскәмиядә көтеп утырабыз. Яулыкларын артка чөеп бәйләп, матур итеп кайталар иде алар.
Әби килендәше Галия әби белән дә килешеп дус яшәде. Аның ире Лотфулла бабай белән минем Кадыйр бабай бертуганнар. Лотфулла бабай сугыштан исән-сау кайтып, сиксән бишенче елда, карчыгы соңрак вафат булды. Лотфулла бабай белән Галия әбинең барлык балалары ярдәмчел һәм туганчыл булдылар. Аралашып яшибез.
"Тыпьядан апкайтыгыз"
Укырга кергәнче әби безне шашка-шахмат уйнарга да өйрәтте. Безнең белән кичләрен шашка-шахмат уйный иде. Әти, энем, мин, әби күңелле итеп ярышлар оештырабыз. Әбинең тавышы да моңлы иде. Эшләр эшләгәндә әкрен генә моңлы җырлар суза. Әби еш авырмады. Җитмеш сигезенче елда, ике улы ярты ел эчендә бакыйлыкка күчкәч, аяклары шешеп(йөрәк белән бәйле диделәр), Чепья больницасында ятып чыкты. Энемнең елаганын әле дә хәтерлим "Әбине Тыпьядан апкайтыгыз",-дип елады ул. (Биш-алты яшенә кадәр "ш","ч" авазларын әйтә белмәде энем.)
Әбигә сиксән яшендә операция булды. Шул вакытта аны хастахәнәдә әни саклап ятты. "Әбиегезнең чисталыгына врачлар да, дәваланып ятучылар да шаккаттылар",- дип сөйләде әни кайткач. Врач Наил Камиловичны еш искә алды. Аннан соң әби биш елдан артык яшәде. Бик аз-азлап кына ашады. Соңгы елларда гел чокыр төбенә салып, катык ашады. Ашның сыек шулпасын эчте. Ризыкны үзенә үзе салып алды. Әби, гомумән, электән аз ашаулы иде. Беркайчан да күп ашаганын, эче авыртканын, ашказаны белән тилмергәнен хәтерләмим. "Нәфесне тыя белергә кирәк",- дип әйтергә яратты. Акчага кызыкмады. Беркайчан байлыкка табынмады. Хәзер уйлыйм да, әбинең авырмыйча озак яшәвенең бер сәбәбе-чиста, дөрес тормыш алып барудан булган икән дип фаразлыйм. Дөрес, Аллаһтан шулай язылган булгандыр. Аллаһы да бит сәбәбен кылырга кушкан. Анысы да бар.
Без бераз үсә төшкәч, әби безне эшкә өйрәтә башлады. Үзе нәрсә генә эшләсә дә сөйләп эшли. Нинди ризык әзерләсә дә, чеби йолыкса да, аңлатма бирә бара. Мин ул вакытта бик аптырый идем. Соңрак төшендем. Без өйрәнеп калсын өчен шулай эшләгән икән ул. Җәй җитсә, бәрәңге бакчасын казык белән кагып, өчкә бүлеп куя. Бер өлеше миңа, бер өлеше энемә, өченче өлеше әнигә. Әтигә өлеш юк. Без энем белән үз өлешебезнең чүбен утап бетерәбез дә, сөенеп өйгә керәбез. Әби безне ашата-эчертә дә: "Балалар, әниегез җитешә алмас, утагыз инде аның өлешен дә. И минем акыллы балаларым шушылар",- дип, безне юмалап тагын чыгарып җибәрә. Башта ук өчкә бүлүнең үз хикмәте бар шул. Икегә генә бүлсә, без авырсыныр идек. Болай бит азрак тигән кебек. Теге өлеше "әнигә булышабыз" дигән уй белән утала. Хәйләкәр дә булган инде әби.
Бу язмамда әбинең барлык хикмәтләрен телгә алып бетереп булмый. Алар әле күп. Мин кызыклырак булганнарын гына яздым. Тавык йокыгандагы кызыкларын, аны юуу шартларын, бәрәңге, ярма юуу хикмәтләрен, мич томалагач аның тирәсенең ничек себерелүен, көндәлек ишегалды, абзар тирәләренең нинди себерке белән ничек себерелүләрен сөйләп тормыйм. Укучылар болай да күз алдына китерәләрдер.
"Улыма калдырдыгызмы"
Бер кызык вакыйга истә. Әбигә сиксән биш, әтигә алтмыш яшьләр. Күчтәнәчкә кемдер бер әфлисун алып килде. Әти өйдә юк. Без шуны тигез итеп бүлеп, ашарга маташабыз. Әлбәттә, әтигә дә өлеш бүлдек. Әбигә үз өлешен биргәч: "Минем улыма калдырдыгызмы?",- дип сорады. "Минем улым" дигәне әти була инде.
Абзар-кура яңарткан елны, осталар китеп, бөтен ишегалларын чип-чиста итеп себереп -чистартып бетергәч, ике меңенче елның җәендә вафат булды әби. "Чисталыкны яраткан әби ишегалларын чистартканны көтеп яткан",- дип сөйләштек. Күрше Әлфия апа, Мәймүнә апаларның хәл белергә кергәнен көтеп алды. Соңгы елларда алар көн саен диярлек әби янына кереп, хәл белеп чыгалар иде.
Әби пычранып, кеше борчып урында озак ятмады. Әбине әни дә, энемнең хатыны Люция дә бик тәрбияләделәр. Әби мин белә-белгәннән "Үлем түшәгендә озак ятмасам иде, кеше тилмертмичә, җылы җәйләрдә үлсәм иде. Салкында яки яңгырда кабер казытып, кешеләрне азапламасам иде",- дип теләде. Җылы җәй аенда, кояшлы көндә бакыйлыкка күчте.
Өзелгәндә янында идек. Су сорады әби. Киленебез Люция су алып килеп бирде. Пышылдап кына рәхмәтен әйтте. Кылган яхшы гамәлләргә беркайчан да рәхмәт әйтми калмый иде ул. Шуннан соң әбинең сулышы әкренәя барды да, бетеп китте. Сагынабыз сине, әбекәй. Юксынабыз. Урыннарың оҗмахта булсын.
Лилия Нәкыйпова,
Көшкәтбаш авылы
Фотода әби оныкчыгы Гөлшаян белән. 1996 нчы елгы фото. Әбигә 81 яшь.
"Татарстан яшьләре"ндә 20 июль 2017 дә басылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250