Авыл кочагында аунап, чишмә суларын эчеп, тургай моңнарын тыңлап үскән Илсөяр күптән шәһәрдә яшәсә дә, гомере буена, берәр авылда йорт сатып алып, шунда яшәргә хыялланды.
Ниһаять, ходай аның теләкләрен ишетте булса кирәк, ирле-хатынлы икәү тырыша торгач, Илсөяр белән Риф шәһәрдән артык ерак булмаган авылда, иске булса да, әле нык кына, өч тәрәзәсе көньякка караган, уртача зурлыктагы агач йортны сатып алырга карар кылдылар. Артык зур булмаган, карлыганлы, алмагачлы, кура җиләкле җимеш бакчасы Илсөярнең күңеленә өйне беренче карауда ук хуш килде.
Бәрәңге бакчасы да хәлне алырлык зур түгел, уртача гына. Бакчаның бер почмагында таштан салынган тирән, иске кое. Каралты-кура җимерек күренми. Өй хуҗасының күп кенә көч салганы күренеп тора. Йорт шактый гына көч-куәт, акча тәлап итсә дә, Риф тә хатынының теләгенә каршы бара алмады. Ни дисәң дә, шәһәрдә кызы, кияве, оныгы белән бер фатирда яшәве кысыграк. Ә монда шундый тыныч. Авылны узып бер-ике чакрым үткәч ярына каен кызлары тезелгән, бер очыннан икенче очына караш җитмәслек матур күл бар. Шунда барып, бер-ике тапкыр балык кармаклап кайткач, Рифнең күңеле бик булды. Эшкә машина белән йөреп эшләргә була. Шулай, ир белән хатын үзара киңәшеп, йортны сатып алырга булдылар.
Өйнең элекке хуҗасы сиксән өч яшьлек Газиз карт инде яхшылап йорт, бакча карарлык хәлдә түгел иде. Таякка таянып чак атлап йөргән карт шулай да булачак хуҗаларга йортны, бакчаны берни яшермичә күрсәтеп чыкты. Менә бу төшне көйләп җибәрәсе бар... Менә бу җирне ремонтлыйсы... Менә бу төшне сүтәсе... Сатасы йортын картның үтереп мактамавы, булачак хуҗаларның күзенә төтен җибәрмәве Илсөярнең күңеленә сары май булып ятты. Димәк, карт ышанычлы, намуслы кеше.
Йорт хәтле йорт сатып алганда бер-береңә ышанмыйча ярамый. "Минем инде кеше алдар чагым түгел", - бабай, әйтерсең дә, Илсөярнең уйларын укыды - Мине инде үзем белән ни алып китәсем уйландыра... Күпме гомер калган...". Илсөяр картны тынычландырыр өчен озын гомер, сәләмәтлек теләсә дә, Газиз бабай аны ишетмәде.
Утыз биш еллап гомере үткән шушы йортны калдыру аңа җиңел түгел иде. Шәһәрдә фатиры бар аның барлыкка. Сугыш ветераны буларак бирелгән иркен, өч бүлмәле фатирын Газиз карт ике оныгына яздырды. Яшьләр белән, бәлки, яшәү бик рәхәт булмас та, кем белә... Аларның үз тормышы... Ә Газиз картның гомер кояшы инде баеп килә... Карт көнеңдә, куллардан көч киткәч, кемгә булса да сыенырга кирәк шул. Илсөяр картның оныкларын күреп белмәсә дә, бабайның өметләрен өзмәскә тырышты: "Бабай, үз балаларың бит. Ташламаслар әле".
Шушы өч-дүрт ай арасында Илсөяр һәм Газиз карт ничектер якынаеп киттеләр. Кайчак якыннарың белән бүлешә алмаганны чит кешеләр белән бүлешеп, күңел тынычлыгы табып була. Күпне үткән, күпне күргән Газиз карт Илсөяргә үзенең мәрхүм әтисен хәтерләтсә, ягымлы йөзле бу хатын да бабайга үз кызын хәтерләтте, булса кирәк. Дөресрәге, кызының игътибарына, ачык йөзенә мохтаҗлыгын тагын бер кат йөрәген сызып исенә төшерде. Атасы картая барган саен никтер бердәнбер кызы Әсманың атасына карашы суына барды. Карт ни генә үтенмәсен, ни сорамасын, Әсманың вакыты һәрчак тар, кысан иде.
Тик, балакай, үзеңнең дә картаясың, каты бәгырьле кызларың кулына каласың бар бит әле... Газиз карт күрешкән арада бар моң-зарын Илсөяргә ачып юанды. Картның сөйләвенчә, бердәнбер кызларын алар хатыны белән уч төбендә үстергәндәй кадерләп үстерәләр. Югары белем бирәләр. Әлеге ире Рәмилгә зур туйлап тормышка бирәләр. Оныкларын үстерешәләр. Ата-ана бурычын тулысынча үтиләр. Тик әниләре үлгәч Әсма генә атасын бик исенә төшерми шул... Илсөяр болдырда тәмәке көйрәтеп утырган картны сүзсез генә тыңлады да, үз әтисен исенә төшерде. Әтекәем, соңгы елларыңда юньләп тәрбияләп булмады да инде сине кайтып. Рәнҗеп китмәдеңме икән...
Өйне сату-алу хакындагы кәгазьләр әзер булгач, Газиз карт шәһәргә үз фатирына кайтып китте. Илсөяр белән Риф бабайны теләгән вакытында кунакка килергә чакырып калдылар. Иске йортны үзләренә кирәкчә ремонтларга, рәтләргә тотынып, төрле мәшәкатькә чумгач, Илсөяр Газиз карт турында беразга онытып торды. Бабай исенә төшкәндә дә, аның бу йортка салган көчен күзаллап, рәхмәт белән генә искә алды Илсөяр. Күп нәрсәне сүтеп корсалар да, яңа хуҗалар Газиз картның өйгә еллар буена түккән хезмәтен таныдылар.
Берникадәр вакыт үткәч Илсөяр картның хәле турында сорамыйча булдыра алмады. Тик бабайның элекке көр генә тавышы телефоннан бик хәлсез һәм моңсу ишетелде: "... Мине оныкларым үз фатирыма керттеләр. Тик коридордан ары түгел...". Илсөяр телсез калды. Ничек инде бу болай, бабакай? Үз оныкларың үз фатирыңа кертми?! Син бит аларга үзеңдә булган бар мөлкәтне бүлеп бирдең. Хәтта авылдагы йорт акчасын да икесенә тигез итеп бүлдең. Ә алар? Намус дигән нәрсә тумаганмы алар белән бергә? Әллә югалтканнармы вөҗданнарын? Илсөяр Газиз картның кызы Әсмага шалтыратты. Сүзнең ни турында барасын аңлагач та, Әсма, берни дә аңлатмыйча, трубканы ташлады.
Ата-ана хакы дигән изге төшенчә барсына да таныш түгел шул, кызганычка каршы. Әтиләр инде картайганнар. Алардан бер матди файда да юк. Алар инде кулындагы бар мөлкәтен балаларына, оныкларына бүлеп биргән. Үз йортына кайтып кергән бабаңны кертмәскә дә була. Яки ишек төбенә генә кертергә. Үз бабаңны эт урынына... Гомер азагында көчсез-хәлсез ата-аналарына көн күрсәтмәгән балалар бар. Кул күтәргән... Вөҗдан дигән бер файдасыз нәрсә турында сүз кузгату урынсыз. Ул булмаган җирдә, урысча әйткәндә, беспредел. Тик нигәдер кеше һәр кылган гамәле өчен җавап тотасы барлыгын оныта.
Күп тә тормыйча Илсөяр Газиз картның үлгәне турында ишетте. Әтисен хәтерләткән шушы картны югалту бер яктан кыен булса, икенче яктан бәгырьсез оныклары янында озак интекмәве хәерлерәк күренде. Хатын, мәчеткә барып, бабай рухына сәдака бирде, дога укытты.
Илсөяр белән Риф берничә ел эчендә иске йортны танымаслык үзгәртеп кордылар. Яңа мунча салдылар. Үз балалары искә аламы, билгесез, ә Илсөяр белән Риф йортларының элекке хуҗасын хөрмәт һәм ихтирам белән бик еш искә алалар. Алдамады аларны Газиз карт. Шөкер, уңдылар алар йорттан.
Фото: http://www.7dach.ru/MarinaGerasimenko/a-u-vas-kakoy-palisadnik-2617.html
Нет комментариев