«Кеше бәхетле булсын өчен өч шарт үтәлү мөһим...»
Бәхетле кеше ул — ихтимал, тормышыннан канәгать, үзе, якыннары сәламәт, күңеле тыныч, булганына шөкер итә белүче заттыр.
Җир йөзендә «бәхет» дип аталган күңел халәте, категория бар. Аңа төгәл генә билгеләмә бирү дә бер яктан алганда җиңел түгел. Бәхетле кеше ул — ихтимал, тормышыннан канәгать, үзе, якыннары сәламәт, күңеле тыныч, булганына шөкер итә белүче заттыр. Соңгысы, ягъни шөкер итә белү аеруча әһәмиятле. Тик кемнәр генә бүгенге дөньяда шөкрана кылып яши соң? Азлар. «Булганына шөкер» дию гадәте кешегә шактый соң, чәчләр агаргач кына килми микән? Ә аңынчы?
Ә аңынчы без алны-артны карамый чабабыз, дөнья куабыз. Безгә җитми. Икътисад экспонента буенча үсеп торган, шактый тук, михнәтсез заманда яшәсәк тә, һаман җитми. Андый "җитмәүчелек«не, шуның белән яшәгән җәмгыятьне без дөрес дип, шулай тиеш дип кабул итәбез, гадәти хәл дип табабыз. Һәрберебездә элекке, безгә кадәр яшәгән буыннар хыяллана да алмаган уңайлык һәм байлыклар булып та безгә аз. Кешене күп мәшәкатьләрдән азат иткән җиһазлар, теләсә кая илтеп җиткерергә сәләтле транспорт кына түгел, кием, ризык дип кайгыруның да нәрсә икәнен белмәсәк тә, нәфес колы булудан туктаганыбыз, туйганыбыз юк әле.
Югыйсә туклык, кул астындагы кырык төрле мөлкәт, җиһазландырылган җайлы торак булу безне канәгать итәргә генә түгел, бәхет касәбезне даими мөлдерәмә тулы тотарга тиеш кебек. Юк, мөлдерәмә итми: булганны без күрмибез, ә булмаганга һәрдаим ымсынабыз. Ирешкәнгә, булдырганга, сатып алганга сөенү өч көннән дә артыкка бармый бездә. Мондый хәлләрне аз-маз анализлагач, ирексездән шундыйрак нәтиҗә ярала: җитми дигәндә, адәми затка нәрсә җитмәгәне искитмәле дәрәҗәдә ачык — гафу итегез, аңа акыл җитми. Бары акылсызлар гына туя, шөкер итә белми, бары акылсызлар гына мәңге бәхетсез.
Ходай бәндәләренең күбесе ни рәвешле фикерли? «Менә биек йорт салып, затлы машина алам да, балаларымны төшемле урыннарга урнаштыргач, түшемне киереп яшәп китәм, мине бәхет басачак», — ди. Чыннан да барысына да ирешкәч, бәлки берара үзен дөнья кендеге итеп сизәдер дә ул. Тик менә шул мәлдә күршең синекеннән зуррак, затлырак йорт җиткерә. Һәм теге бәхеттән берни дә калмый. Чөнки өстенлек югала. Андый очраклар еш, андый «бәхетсезлек» адым саен. Кеше табигате шундый, аңа хәлле, бай булудан да бигрәк, таныш-белеш, күрше-күләннән баерак, "крутой"рак, "важный«рак булу зарур. Матди байлык туплауда чикнең юклыгын, була алмаганын төшенергә гавамның башы җитми. Тагын да шул алда искәртелгән акылсызлык. Ә менә андый чабышның мәгънәсезлеген аңлаган кешенең бәхеткә ирешү шанслары зур. Кеше заты әле тагын бәхетне йомшак кәнәфидән, властьтан эзли. Тик власть та — байлык кебек үк, мәкерле, алдавыч нәрсә. Алар икесе дә бар кеше дә үтә алмаган сынау. Алар бәндәне адаштырырга, бозарга сәләтле. Тук, сәламәт булып, уңайлыклар арасында яшәп тә шөкер итә белмәү нәкъ шул бозыклыкның чагылышы түгелме?..
Әмма без яшәгән дөнья тоташ бәхетсезләрдән генә тора дип уйлау да һич дөрес түгел. «Кем бәхетле?» дигән сорауны куеп карыйк. Гашыйк җан бәхетле. Тормыш-яшәешнең асылын аңлый алган кеше бәхетле. Чөнки аңа җитә. Сәламәтлеген югалтканчы аның иң олы байлык икәнен белеп яшәүче кеше дә бәхетле. Кемнәрдер: «Тормыш көрәш булырга, адәми зат анда акрын гына җиңеп барырга тиеш. Шул чагында гына ул үзен бәхетле сизәчәк», — ди. Бу билгеләмә дә дөрес. Кеше затына бөтенесен берьюлы өеп бирсәң яисә ул аны алса, барысы да җиңел килсә, тормышның кызыгы, хәтта ки мәгънәсе югала. Бар нәрсә дә бар, берни өчен дә тырышасы түгел. Әгәр дә син шундый халәттә икән, беттең дигән сүз. Бәндәне омтылыш, максатлар, мотивация яшәтүен, кеше хәлендә тотуын, хәтта бәхетле итүен исбатлап торасы түгел. Әлбәттә, әйбер җыюга гына кайтып калмаган максат, омтылышлар.
Кайбер байлар гына түгел, гадәти ата-аналарның да газизләренә нәрсә сорый, барын да биреп барганын, аннан соң аларны югалтканын беләбез. Ул йә наркоманга әверелә, йә җинаять кыла, ким дигәндә үзен генә яратучы бер сорыкорт булып җитешә. Ягъни әти-әнисе бәхет чыганагы итеп күргән, күрсәткән «игелекләр» аны бәхетсез генә итеп калмый, кешелектән дә чыгара. Ә менә үз хәләл көчең белән уңышка ирешкәнсең, кем әйтмешли, сәнәктән көрәк булгансың икән, бәхет хисе кичерми калмыйсың. Ягъни нәкъ җырдагыча: «Үзе килгән бәхет — бәхет түгел, эзләп тапкан бәхет кадерле...»
«Кеше бәхетле булсын өчен өч шарт үтәлү мөһим: яраткан эшеңдә эшләү, гаиләдә рәхәтлек, җылы тоеп яшәү һәм милләтең бәхетле булу». Бу рецепт Рабит Батулладан. Эшне без үзебез сайлыйбыз, ошамаса, алыштырабыз. Гаилә архитекторы да үзебез. Тик анысы эш урыны түгел, гел алыштырып торып булмый. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне дөрес төзим дигәндә тагын да шул әлеге дә баягы акылны эшкә җигәсе. Ә менә милләт бәхете дигәндә...
Халыкара оешмалар илләр арасында ел саен бәхет рейтингы төзи. Тик менә дәүләтсез милләтләрнең ни дәрәҗәдә бәхетле икәнлеген ачыклаучылар гына, ни кызганыч, юк. Теге яки бу илдәге бәхет дәрәҗәсе андагы социаль яклаулар, уртача керем, сәламәтлек, гомер озынлыгы, сәяси ирекләр торышы һ.б. буенча бәяләнә. Дәүләтсез халыклар дигәндә, саналганнардан да бигрәк, милли мәгариф, аның булу яисә булмавы, үз туган телендә аралашучылар саны һәм, иң мөһиме — шуларга карап ул халыкның киләчәге, аның гарантияләнүе төп критерий-бәя була алыр, бәхет тә шуның белән билгеләнер иде. Әмма халыкара оешмалар кече халыклар бәхете яисә бәхетсезлеге белән кызыксынмый. Ә бит без дә — Хакның бәндәсе, азчылыклар хәлен дөнья җәмәгатьчелеге күреп, белеп торса, бәхеткә ирешү юллары да ачыграк күренер иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев