Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Наз»да нинди укулар узган? (фото)

Уку барышында прокурор ярдәмчесе Гөлнара Галимуллинаның социаль хезмәтләр алучылар, социаль хезмәткәрләр арасында финанслар буенча алдауны профилактикалау чаралары турында чыгышы тыңланылды.

 «Наз» үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина 2023 елда социаль өлкә хезмәткәрләре өчен санатор-курорт ялга сертификатлар бирү буенча нәтиҗәләр турында чыгыш ясады. Ул шулай ук җылыту сезонына әзерлек турында да искә төшерде.

Очрашу кысаларында «Наз» үзәге директоры Фәния Йосыпова экстремизм һәм терроризмны профилактикалау чаралары турында сөйләп узды. Шулай ук үз чыгышында социаль хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү мәсьәләсен дә күтәрде, катнашучыларны социаль хезмәткәрләрнең эш сыйфатын планлы тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.

Уку барышында прокурор ярдәмчесе Гөлнара Галимуллинаның социаль хезмәтләр алучылар, социаль хезмәткәрләр арасында финанслар буенча алдауны профилактикалау чаралары турында чыгышы тыңланылды.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Лилия Гарипова янгын куркынычсызлык чаралары турында сөйләп узды.

Социаль хезмәткәрләрне укыту аларның белем дәрәҗәсен арттыра, үз эшләрендә яңа эш формалары һәм методларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев