Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниебез сабырлык үрнәге

Алтын көзнең беренче ае - сентябрь безнең гаилә өчен аеруча истәлекле һәм якын, чөнки Нормада яшәүче кадерле әниебез Рузилә Фаикъ кызы Нәсыйхованың гомер бәйрәме - туган көне. Быел 18 сентябрьдә газиз әниебез хөрмәткә лаек әтиебез, без - балалары, яраткан оныклары янәшәсендә үзенең 60нчы көзен каршылый.

Үрнәк хатын-кыз нинди булырга тиеш дип сорасалар, әтиебез белән 1977 елда кавышып, инде 39 елдан артык үрнәк гаилә учагын сүндермичә, күп еллар җитәкче постта эшләгән әтиебезне хөрмәтләп, аңлап иңгә-иң куеп бербөтен булып яшәүче, һәрвакыт ачык йөзле безнең әниебез кебек булырга тиеш дип җавап бирер идем. Үрнәк әни нинди дип сорасалар, безне - 3 баласын якты дөньяга тудырып, назлап, кадерләп, җил-яңгыр тидермичә, искиткеч яхшы тәрбия биреп үстереп, югары уку йортларында укытып, олы тормыш юлына озаткан бөек Ана исеменә лаеклы - безнең әниебез дияр идем. Ә инде үрнәк дәү әни, әби нинди булырга тиеш дип сорасалар, оныклары - безнең балаларыбыз туган беренче көннән һәрвакыт яныбызда, алын да ялын да үзенең аруын да онытып торып, йөрәк назын, чиксез яратуын кызганмаган әниебез дип җавап бирер идем.

Кечкенәдән әнисез калып, кырыс язмыш сынауларына бирешмичә, 6 туган - 6 кыз арасында да иң сабыры, иң кече күңеллесе, барысына да үрнәге, киңәшчесе дә әниебез. Күпсанлы туганнарыбыз тормышында да һәрвакыт ярдәмгә әзер, туганчылыклы, көнме-төнме иң беренче булып булышырга ашыгучы фәрештәгә тиң изге кеше дә ул безнең әниебез.

Әби-бабайларыбызны картлык көннәрендә карап, тәрбияләп, хөрмәтләп соңгы юлга озаткан, аларның хәер-фатыйхаларын алып үзләренә тормыш өлгесе итеп алучылар да әниебез белән әтиебез.
6 кыз бала белән яшьли тол калган әтиләренә - безнең бабаебызга иптәш булып йортка килгән икенче әниләрен - безнең яраткан әбиебезне кадер-хөрмәттә, муллыкта яшәтеп; олылап соңгы юлга озаткан, үз әти-әниләрен дә артык күреп, тәрбияләргә авырсынган адәмнәр дә яши торган хәзерге заманда, ана бөеклеген безгә - балаларына да үрнәк итеп күрсәтүче дә - яраткан әниебез.

Без - балалар үзебез тормыш коргач, кода-кодагыйларын үз туганнарыннан артыграк күреп, кияү-киленнәрен үз балалары кебек яратып яшәүче безнең әнидәйләр сирәктер дип беләм.

Бүгенге көндә дә, тынгысыз ана йөрәгенә ия булганга күрә, гаиләм, балаларым дип җан атып яшәгәнгә күрә, әтиебез белән энебезгә булышып, гадәтенчә бер көн дә эштән калмыйча, гаилә эшен үзенең ныклы кулларында тота.

Зифа буй-сынлы, җитез хәрәкәтле, йөзенә тормыш җилләре әле бер җыерчык та сырламаган, тәмле телле, йомшак күңелле, әмма шул ук вакытта көчле рухлы, туры сүзле бу ханымга әле бер генә кеше дә алтынчы дистәне бирмәс, эшенә барганда-кайтканда сокланып артыннан карап калыр…

Киләчәктә дә шушы тулы бәхетебездән Ходай аермыйча, газиз әниебезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, уй-теләкләренең тормышка ашуын, барлык кешеләргә эшләгән изгелекләренең үзенә меңе белән әйләнеп кайтуын теләп, чын йөрәктән туган көне белән котлап, иксез-чиксез рәхмәтләребезне җиткереп, аның алдында түбәнчелек белән баш иябез.

Иң изге теләкләр белән әтиебез Илдар, кызы Илида, улы Руслан, кияве Рамил, килене Дилә, оныклары Азат, Азалия, Азамат, Диана, Элина, кода-кодагыйлары, туганнары исеменнән кызы Чулпан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250