Әнием Фәсыйхова Ләлә Фасыйх кызы1931нче елның 4нче апрелендә элеккеге Чепья районы Нөнәгәр авылында,гаиләдә икенче бала булып туган.
Әтисе Фәсыйх Зарипов җитәкче урыннардаэшләгән. Яңгул волосте идарәсендә Зарипов фамилияле 5 кеше булу сәбәпле, буталмас өчен фамилиясен үз нәселендәге Тляк Әмировның исемен куеп үзгәрткән. Фәсыйх Тляковны партия төрле колхозларга рәис итеп күчереп йөрткән. Арбор, Көшкәтбаш, Арбаш һәмбашка кайбер авылларда әтине "безнең Тляк килгәч ипи ашый башладык" дипсөйлиләр иде ди әни.
1939 елда алар гаилә белән кабат Нөнәгәргә кайталар. Ун яше тулган әниемне күршедәге Комзавод авылында туганнарының туенда вакытта "Германия сугыш башлаган, өйләрегезгә кайтыгыз" дип чакырып алалар. "Нинди сугыш икән ул, кайдан киләләр, тауданмы, болыннанмы, күсәкләр белән сугышалармы икән?" Балаларның башында шундый уйлар "кайный". Ә Нөнәгәрдә авыл советы янына халык җыелган, кешеләр борчулы, елаш, шау-шу. Беренче чакырылышта ук бик күп ир-егетләр китә авылдан. Атларга төялеп, гармун уйнап-җырлап китүчеләрне авылдашлары юл буенда үскән ялгыз карамага кадәр озата баралар.
Әниемнең әтисе Фәсыйх та 1942нче елның 22нче июнендә шул юлдан фронтка китә. Елап озатучы хатыны Мәчтүрәгә һәм балаларына: "Еламагыз,кеше бер ел сугышты инде. Барыбер җиңеп кайтырбыз!"- дип, юату сүзләреәйтә. Тик...Бары бер хат килә фронттан. Кыскача исәнлек-саулык сорашкач, хатның соңгы юлларына әтиләре болай язган була: "Мәчтүрә, монда ике генә юл икән: я - җиңү, я - үлем. Балаларны сакла!" Фронтка китеп өч ай үтми әтиләренең үлем хәбәре килә.
Бабам Тляков Фәсыйхның үлем хәбәре документын мин Балтач хәрби комиссариаты архивыннан 2005нче елда күчереп алдым. "Тляков Фасих Зарипович, стрелок 949-стрелкового полка 44 стрелковой дивизии погиб 11 августа 1942 года. Похоронен на братском кладбище 1800 метров юго-западнее поселка Кириши Синявского района Ленинградской области". Ышанмыйлар әтиләре үлеменә. Әнә бит 1941нче елның салкын 17нче гыйнвар көнендә туган Мансур энеләренең дә теле "әттә"дип ачылды. Исән аларның әтиләре, исән! Шул өмет яшәтә аларны: биш бала белән калган әниләрен, бер-берсенә ярдәм итеп үсеп килүче туганнарын.
Әнием сугыш елларында классташлары Зиннәтулла Галимуллин (гармунчы), Әхмәтҗан Шәфигуллин, Рәхип Сәмигуллин, Фатыйма Сабирова, Нурия Камалиева, Вафия Габделхакова, Равил Рамазанов белән авылдашларының күңелләрен күтәреп концерт-тамашалар куеп йөргән чакларын искә ала. Җиңү хәбәрен мәктәптә ишетә. 1946нчы елны әнине комбайнчылыкка укырга җибәрәләр.1954нче елга кадәр Дмитров МТСында һөнәре буенча эшли.
Үзе белән эшләгән Җиһан Галиева (Хәмидуллина), Нурулла Шәйхиев, Рәшидә Камалиева, Гаязетдин Низамиев, Әлфия Гарипова, Әтнә кызлары Кәүсәрия, Ләмига, авылыбызның тракторчы кызлары Сәйдә Гайнуллина (Сираҗиева), Гайшә Кәлимуллина, безнең авылда эшләгәндә үз парларын тапкан тракторчылар Фәүзия Нуриева (Арбор), Мәчтүрә Сәмигуллина (Чутай) турында истәлекләре күп әниемнең.
Нөнәгәр мәктәбендә техникхезмәткәр булып эшләүче әнисе Бибимәчтүрә йөрәк өянәге белән авырый башлагач, әни аның урынында эшли башлый һәм шуннан пенсиягә чыга. Яшьтән үк җыр-моңга, сәнгатькә тартылган әнием авыл үзешчәннәре уздырган концерт-спектакльләрдә актив катнаша. Өлкән буын кешеләре әле дә аның концертларда озын, матур җырларны оста, йөрәккә үтеп керерлек итеп башкаруын искә алалар. Бу сәләт бераз гына миңа да, оныкларына да күчкән күрәсең.
Әнием "1941-1945нче елларда Бөек Ватансугышында батыр хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде, тыл һәм хезмәт ветераны исемнәрен йөртә. Оныкларын җырлап үстерде, хәзер оныкчыкларына җырлар җырлый, әкиятләр сөйли. Үзенең уй кичерешләрен, шигырь юлларына да сала.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев