Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нигә чирлисең, авылым?

Күптән түгел генә без авылларда үз-үзенә кул салучыларның күп булуы турында чаң каккан идек. Безнең милләт өчен авыл аерым бер әһәмияткә ия, чөнки милләтнең генетик коды нигездә шунда сак­ланды, әдәп-әхлак төшенчәләре дә шунда ныг­рак иде.

Катнаш никахларның юк дәрәҗәсендә аз булуы, белем һәм тәрбия бирүнең милли телдә алып барылуы озак вакытлар буе авыл­ларның татарлык сакланып калучы оазис хәлендә яшә­венә китерде. XXI гасырның мәгълүмати технологияләре шәһәр белән авыл арасындагы күренмәс чикне юып ташлады. Авыл рухи яктан асси­миляцияләнә ге­нә түгел, физик яктан да юкка чыгу ста­дия­сенә якынлашты. Экологик вәзгыятьнең шә­һәр­дә­гедән уңайрак булуы объектив рәвештә авыл тән сә­ламәтлеге ягыннан булса да отарга, чирләмәскә тиеш ди­гән фикерләргә этәрә. Ни ди­сәң дә, хәзер авыл кешесе дә моннан егерме-егерме биш еллар тирәсе элеккегә караганда авыр физик хезмәт бе­лән ватылмыйча яши башлады, үз кадерен үзе белергә өйрәнә төсле тоела. Шулай булгач, чирләр аны әйләне­б­рәк үтәргә, тормышын авыл белән бәйләгәннәр озаграк яшәргә тиеш дигән нәтиҗә үзеннән-үзе сорала. Тик статистикага күз салсак, сала­ның бу юнәлештә дә бик нык оттыруын күрәсең һәм таң кала­сың.

Объективрак булу өчен, без эш яшендәге кешеләр­нең төрле чирләрдән үлү сан­нарын чагыштырып карарга булдык. Быелның беренче өч кварталы мәгълү­матлары билгеле инде. Рес­публика буенча эш яшендәге һәр йөз мең ке­шенең 412се төрле сәбәп­ләр­дән дөнья белән бәхил­ләш­кән. Зур шә­һәрләр булган Казанда бу күр­сәткеч – 324,8, Чаллыда – 357,8. Бары тик ике авыл районы – Балтач белән Арча гына хәлнең уңайрак булуы ягын­нан зур шәһәр­ләргә көн­дәш­лек итә алалар. Балтачта быел эш яшендәге ке­шеләр яшәү­чәнлек үрнәге күр­сәткәннәр, аларга туры килә торган үлем индексы – 286. Арчада – 337,9. Тәтеш районы яшь­ләрнең кы­ры­луын рекордлы дәрә­җәгә җит­кергән, эш яшендәге йөз мең кешегә 720,8 үлем тер­кәлгән инде. Ассызык­лыйк: сүз пенсия яшенә килеп җит­мәү­челәр турында гына бара. Тәтеш­леләр кан әйләнә­ше системасы чир­ләреннән күб­рәк кырылганнар. Йөз мең ке­­шенең 259ын шул чир алып киткән. Чагыштырыгыз: республика­ның бу күр­сәт­ке­че – 142, Казанныкы – 116,2, Балтачныкы – 105,8. 2012-2013 елларда бу төр чир­ләрдә лидерлыкны Яңа Чиш­мә районы тоткан булган, саннары 321,3кә һәм 283,6га тигез. Тәтешлеләр мио­кард инфаркты һәм инсульт буенча да респуб­ли­каның уртача күр­сәткечен күпкә уздырганнар. Инсульт коэффициенты республикада 20,5 булса, Тә­тештә 2,74 тапкыр югарырак. Бу районда табиблар бармы? Булса, баш табибны келәмгә чакырырга вакыт җиткән. Әнә бит Биектау районында инсульт­тан үлүчеләр саны йөз меңгә 4,8 генә, Сабада – 7,9; Мөс­лимдә берәү дә юк. Дөрес, Тәтештә дә үткән елның шул чорында баш миенә кан савып үлүчеләр берәү дә булмаган.

Яшьләрнең күпләп үлүе Баулы районында (индекс 693,2гә тигез), Чистайда (647,1); Ютазыда (641,4), Бө­гелмәдә (620,8); Кама Тамагында (612,2); Яңа Чишмәдә (603,2) күзәтелә. Бу район­нар­­ның барысында да диярлек үлем очраклары үткән елгыдан күпкә артып киткән. Узган елның шул чорында, мәсәлән, Тәтеш күрсәткече 461,3 булган; Чистайныкы – 425,4 кенә. Балтач белән чагыштырганда 2,42 тапкыр кискенрәк темп­лар белән эш яшендәге ке­ше­ләрнең кыры­луының сәбәп­ләре нидә, Тә­теш районында бу хакта уйланалармы икән? 34 районда яшьләрнең үлем күрсәткеч­ләре респуб­ли­ка­ның уртача күрсәткечен күпкә узып китә. Бу саннар, билгеле, бик җит­ди анализ таләп итә.

Статистика ни өчендер яман шештән үлүчеләрне тышкы сәбәпләрдән һәлак булуга тиңләп, үз-үзенә кул салучылар һәм юл-тран­спорт фаҗигасе корбаннары белән бер таблицага куйган. “Новообразование” дип аталган бу куркыныч чир статистикасы да авыл районнары файдасына түгел. Зур шәһәрләрдән бу чир коэффициенты Чаллыда – 51,2; Казанда – 56,4; Түбән Камада – 57,2 булса; Спас районында – 141 (Чаллыдан 2,75 тапкыр югары), Тәтештә 135,1 (үткән елның шул чорында – 142,8); Теләчедә – 117,9; Яңа Чишмәдә – 109,7; Мамадышта – 114,3; Кама Тамагында – 115,8. Республи­каның 68гә тигез булган уртача күрсәт­кечен бик күпкә узып китә бит авыл районнары. Эш эколо­гиядә түгел, димәк, биредә, экологик яктан авыр хәлдәге Менделеевск районында яман шеш күрсәткече республиканыкыннан байтакка түбән – 53,8.

Автомобильләр тыгызлыгы ягыннан шәһәрләрдән күп­кә калыша торган авыл районнарында юл-транс­порт фаҗигаләренең күб­рәк корбаннар соравы да га­җәплән­дерә. Быелның 9 аен­да республикада юл-транс­порт һәлакәтләрендә уртача йөз мең кешегә уртача 11,9 корбан теркәлсә, Әгерҗе районының бу кү­ңелсез күрсәткече – 36,5 (үткән ел­ның шул чорында – 28,6); Баулыда – 36,1 (21,3); Буада – 33,5 (5,8); Яңа Чишмәдә – 54,8 (ел рекорды, үткән елгы сан да аз түгел – 35,8); Теләчедә – 50,5 (33,4); Чирмешәндә – 50,2 (24,7). Бө­келәрдән һәм машина күп­легеннән ин­те­гүче Казанда бу санның быел – 6,8, үткән ел 9,6 булуын искә алсак, авылның фаҗигале рә­вештә үлемгә йөз тотуы­ның сә­бәпләрен аңлап та, аң­ла­тып та булмый.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 164, 13.11.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл тормышы