Никадәр күп тавыш – шулкадәр зур команда: райондашларыбыз фикере
18 сентябрь көнне елның иң мөһим сәяси вакыйгасы - Россия Федерациясенең Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак.
Дәүләт Думасында күпсанлы һәм дә көчле вәкиллекнең булуы, беренче чиратта, республика һәм анда яшәүче татарстанлыларның мәнфәгатьләрен федераль югарылыкта уңышлы яклар өчен кирәк. Бу республиканы эре федераль программаларда катнаштыруны тәэмин итүдә, федераль бюджет чыганакларын республикага җәлеп итүдә, алдынгы проектлар өчен кануннар чыгару нигезен камилләштерүдә чагылыш таба. Татарстан Командасының Дәүләт Думасындагы миссиясе үзгә - ул республиканың уникаль тәҗрибәсен гомумрәсәй югарылыгында яктырту. Безнең тәҗрибә башка регионнарда да ихтыяҗ тудыра, безнең карарлар Бөтенрәсәй масштабында да уңышлы кулланылыш таба. Нәкъ менә шуңа күрә дә 18 сентябрь көнне һәрбер татарстанлының, шул исәптән райондашларыбызның тавыш бирүе аеруча мөһим. Без күпме үз вәкилләребезне Дәүләт Думасына сайлыйбыз, Татарстан һәм Россия өчен шулкадәр күбрәк уңышка ирешә алачакбыз.
Рәмзил Насыйбуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Арча» җәмгыятенең Балтач сөт-май комбинаты директоры:
- Ил язмышын хәл итә торган сәяси-иҗтимагый вакыйгалар моңарчы да була килде, хәзер дә дәвам итә. Җәмгыятебез билгеле бер камиллеккә ирешсен өчен сайлауларның әһәмияте зур. Балтач сөт-май комбинаты бүгенге көндә үзендә җитештергән продукцияне Рәсәй киңлекләренә чыгара ала икән, димәк, аның эшчәнлеге республика югарылыгында бәяләнә һәм дә Татарстаныбызның абруен күрсәтә. Татарстаныбызның горур йөзен саклап калыр өчен сайлауларда катнашу гаять тә мөһим дип саныйм мин.
Наил Мәрданов, профсоюз комитеты рәисе:
- Басуларыбызда гайрәтле техникалар эшли, көзге уңышны югалтуларсыз, тиз арада, сыйфатлы итеп җыеп алабыз. Эшләребез уңышлы баргач, табыннарыбыз да мул. Районда республика программасы буенча яшь гаиләләргә йортлар салына, яшь белгечләргә игътибар зурдан. Авыл хуҗалыгын Татарстаныбыз югары дәрәҗәдә тота ала һәм бу һәрбер Җир кешесендә рәхмәт хисләре тудыра. Сайлауларга да авыл кешеләре якты киләчәк, исәнлек, иминлек, муллык хакына бара.
Айдар Ибраһимов, шәхси ярдәмчел хуҗалык:
- Татарстан соңгы елларда файдалы программаларны тормышка ашырып, гади хезмәт кешесенә дә шәхси җитештерүчән хезмәттә үзен сынап карарга ярдәм итте. Төрле проектлар, бизнес-планнар нигезендә үз эшләрен булдыручылар күбәйде. Мин дә дәүләт ярдәменә таянып, сыер малын арттырдым һәм дәүләтнең бу ярдәмен аклап та барам шикелле. Депутат буласы кешеләр шәхси хуҗалыклар өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр булдыру турында уйласыннар иде, дигән теләк белән сайлауда катнашам.
Нурия Гарифҗанова, Балтач урта мәктәбе укытучысы:
- Мәгариф бүгенге көндә җәмгыятебездә аеруча мөһим урын били, белем бирү юнәлешләре көннән-көн ныгый. Һөнәр сайларга ярдәм итү буенча эшләү дә баланың киләчәген кайгыртуны күздә тота. Җәмгыятебезгә файдалы шәхесләр тәрбияләп бирә алу Татарстаныбызны һәр яктан баета, дөнья күләмендә таныта. Мәгариф үсешен билгеле бер динамикада тоту өчен дә сайлауларда катнашу һәм үз тавышыңны бирү кирәк.
Сәйдәш Хәкимов, Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы:
- Илнең тотнаклыгы бүгенге көндә сайлаулар нәтиҗәсенә турыдан-туры бәйле. Кайсы гына партия булмасын, ул иң беренче чиратта халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга, кешеләрне хөрмәт итәргә тиеш. Республикада күп кенә дәүләт программалары эшләп килә, алар киләчәктә дә дәвам итсә иде.
Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов, лаеклы ялдагы укытучы, мәгариф ветераны:
- Сугыш чоры балалары турында бер генә кандидатның да бер генә сүз дә сөйләгәне юк. Ничә еллардан бирле сугыш чоры балаларының моң-зары йөрәктән, күңел түреннән чыккан кичерешләре газеталарда яктыртыла. Боларны хәл итү яңа сайланган депутатларга калачак. Сугышта әтиләре үлеп калган балаларга пособие түләнде, ә менә хәбәрсез югалганнарга бер тиен дә бирелмәде. Шундыйларның балаларының язмышын да хәл итәргә кирәк.
Петр Чернов, Чепья авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе:
- Сайланачак депутатлар өлкәннәр өчен дә файдалы эшләр күрсәтсеннәр иде, дип телибез. Мәсәлән, сәламәтлекне ныгыту, пенсияләрне арттыру юнәлешендә. Авылларда эшләп, сәламәтлекләре какшаган өлкәннәр шифаханәләргә юлламаларны даими алсыннар иде. Шулай ук яшьләрне дә кайгырту кирәк. Яшьләр авылда калу яклы түгел хәзер, чөнки эш юк, булса да хезмәт хакы түбән. Ә бит алар безнең киләчәгебез. Шуңа да депутатлар моңа игътибар биреп, авылларда спорт мәйданчыклары, эш урыннары булдырсыннар һәм уку йортларында белем алуны элеккегечә бушка булуын саклап калсыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев