Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нөнәгәр мәдәният йорты шәһәрнекенә тиң дип бәяләнде (+фоторепортаж)

ТР Куркынычсызлык советы секретаре, районыбызның кураторы Айрат Шәфигуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев, ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин эшлекле сәфәрләрен дәвам итеп, Нөнәгәргә таба юл алдылар.

Мөхтәрәм кунаклар бүген районны арткылыга-буйга үтеп, ничаклы авыл җирлегендә булып, дистәләгән объектларны ачтылар. Нөнәгәрдә капиталь ремонттан соң кулланылышка тапшырылган мәдәният үзәгендә булдылар. Авыл үзешчәннәре әзерләгән концертны тамаша кылдылар.
ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин нөнәгәрлеләрне шәһәрдәгечә матур, зәвык белән төзекләндерелгән мәдәният йортының кулланылышка тапшырылу шатлыгы белән уртаклашты. "Матур, иркен зал, көчле акустика, чын профессионаллар өчен эшләнгән сәхнә..." дип, төзелеш оешмасының хезмәтен, мәдәният йорты коллективының әзерлеген югары бәяләде. Киләчәктә дә авыл халкының хезмәттә һәм сәнгатьтә зур уңышларга ирешүләрен теләде.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250