Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нөнәгәрдә чик сакчылары үз акчаларына мемориаль комплекс ясаганнар (+фото)

Нөнәгәр авылында бу бәйрәм ел саен аеруча тантаналы, күңелләргә үтеп керерелек итеп үткәрелә. 30га якын чик сакчысы булып хезмәт иткән шәхес яшәгән авылда ул шулай булырга тиеш тә.

Чик сакчылары гаскәре илебезнең меңләгән чакрымнарга сузылган чикләрен саклыйлар. Ватаныбыз чикләре сулардан, урманнар, кырлар, таулар аркылы да, һавадан да уза. Илебездә һәр елны, 28 май көнне билгеләнеп үтелә торган, чик сакчылары көне, дәүләтебез чикләрен саклау хезмәтендә булып кайткан, яки бүгенге көндә дә бу җитди хезмәтне башкаручы һәрбер шәхескә карата ихтирам һәм хөрмәт хисе уята.

Тарихка күз салсак, 1918 елның шушы көнендә яшь Совет Республикасы Хөкүмәте илебезнең чик сагын оештыру турында Декрет кабул иткән. Ә менә бәйрәм буларак ул беренче мәртәбә 1958 елда, чик буе гаскәрләренең 40 еллыгы уңаеннан билгеләп үтелгән. Быел илебез аның 104 еллыгын тантана итте. 

Нөнәгәр авылында бу бәйрәм ел саен аеруча тантаналы, күңелләргә үтеп керерелек итеп үткәрелә. 30га якын чик сакчысы булып хезмәт иткән шәхес яшәгән авылда ул шулай булырга тиеш тә. 2021 елның башында алар арасында  бер инициатива барлыкка килә. Ватсапта эшләүче төркемнәрендә һәйкәл кую турында сүз кузгатыла. Бу идеяне күтәреп алалар, үз хисапларына менә дигән мемориаль комплекс ясап та куялар. Ә быел исә инде алар  шушы мемориаль комплексны  ачу тантасына җыелдылар, үзләренең хезмәт елларын искә төшерделәр, илебез чикләрен саклаганда, шулай ук яу кырында илебез азатлыгы өчен башларын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мемориаль комплекска чәчәкләр салдылар.

“Чик сакчысы булып хезмәт иткән ир-егетләрне,  әле хәзер дә илебез чикләрен саклаучы һәр солдатны бәйрәмнәре белән   котлап, алар алдында баш иябез,  сәламәтлек телибез. Чөнки алар булганга илебез халкы тыныч яши.  Киләчәктә барыбызга да тыныч тормышта яшәргә язсын. Үсеп килүче яшь буын илебезнең тынычлыгын саклаучыларга лаеклы алмаш булып үссен иде”, -диде үзе дә чик сакчысы булып хезмәт иткән, һәм бу эшне башлап йөргән җирле үзидарә рәисе Альфред Әхмәтханов.

Әлеге егетләр белән авылдашлары  горурлана. Алар үткән юлларын, солдат хезмәте таныштырган дусларын,  ул чорда туплаган тормыш тәҗрибәсен бүген дә онытмыйлар, һәрдаим  искә алалар.

Айгөл Әхмәтханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев