Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ноябрь дә нинди үзгәрешләр кертелә?

Ноябрь үзгәрешләре. Пенсия арта, компанияләргә дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк, яңа штрафлар кертелә.

Кибеттә, банкта яки башка җирдә өстәмә товарлар, хезмәтләр сатып алырга мәҗбүриләүчеләр өчен штрафлар кертелә. Иң зур штраф күләме — 40 мең сумга кадәр. Шулай ук кулланучы дәгъвасын карап тикшерүдән баш тарткан өчен дә җаваплылык (300 мең сумга кадәр штраф) күздә тотыла.

Очучыларның, шахтерларның пенсиясе арта. Өстәмә акча зарарлы, хәтәр, киеренке һәм авыр эш шартлары өчен бирелә.

25 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр бурычлылар, судка бармыйча гына, банкрот дип тану турында гариза тапшыра алачак. Балалар өчен бердәм пособие генә алып, башка керемгә, мөлкәткә ия булмаучылар һәм пенсионерлар — әҗәтне мәҗбүриләп түләтә башлаганнан соң 1 ел узгач, башкалар — 7 ел узгач, шушы мөмкинлектән файдаланачак.

Технологик компанияләргә, кече технологик компанияләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә башлаячак. Аларның исемлеген булдыру кагыйдәләре билгеләнәчәк. Шулай итеп, югары технологияле кече компанияләргә булышу, зур сәнәгать предприятиеләрендә алдынгы эшләнмәләрне гамәлгә кертү мөмкинлеге ачыла.

erid: 2VtzqwTSgT9

Идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләренең уставлары һәм килешүләрен газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турында яңа законга туры китерү вакыты төгәлләнә. Документ нигезендә, хәзер барлык газ челтәрләрен бер генә оешма — газ бүлү оешмасы гына карап тотачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзгәрешләр

erid: 2VtzqwTSgT9