Өлкән һәм урта буын кешеләре өчен ноябрь ае берничә дистә ел буе октябрь бәйрәме белән истәлекле булды.
Үзгә бер күтәренкелек белән кешеләр һәр елны Бөек Октябрь революциясенең фәләнчә еллыгын каршы алды. Сабыйлар октябрятлар сафына керде, барлык клубларда бу көнгә концерт әзерләнде, һәр авылда балалардан алып өлкәннәргә кадәр Уңыш ашы үткәрелде, каз өмәләре-ашлары да шушы көннәргә тәгаенләнде. Кыскасы, көзге иң матур, иң күмәк бәйрәмнәрнең берсе була иде ул.
Инде бу бәйрәмебезнең дә тарих битләренә күчүенә шактый вакыт үткән. Күтәренкелеге, күләме ягыннан аның белән тиңләшә алмаса да, менә 9 ел инде 4 ноябрь Халыкара бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Ә 6 ноябрь - Татарстанда Конституция көне. 1992 елда кабул ителгән, үткән еллар эчендә 15 тапкыр төзәтмәләр кертелгән төп документыбыз дәүләтчелегебез нең төп нигезе. Ә сезнең өчен бу ике бәйрәм нинди мәгънәгә ия?
Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН - Балтач авылы:
- Бар җирдә, шул исәптән Украинада мәгънәсез, кирәксез сугыш барганда Халыкара бердәмлек көне турында сөйләргә дә көлке. Бүген берәү дә бердәмлек турында уйламый, киресенчә, аны какшату бара. Ә Татарстан Конституциясе - үз вакытында ул татар халкын уяту өчен бик көчле стимул булды. Ул елларны искә төшерсәң, халыкның активлыгына шаккатасың.
Бер генә мисал. Район авылларында суверенитет буенча җыелышлар үткәреп йөрибез. Пыжмарада көндез башланган җыелыш төнге унбергә кадәр барды. Ә безнең кичке сәгать җидедә Борнакка очрашу билгеләнгән иде. Пыжмарадан төн уртасында Борнак ка кайтсак, шаккаттык: беркем таралмаган... Бүген бу активлык, уяулыкка альтернатива табылды - акча. Кешене башка бер генә әйбер дә кызыксындырмый. Без бит динамик дөньяда яшибез - үзгәрешләр бик күп һәм тиз бара. Шуңа күрә мин Татарстан Конституциясенең кирәклеге, мөһимлеге, мәгънәсе әле тагын артачак дип ышанам.
Солтан ФАТЫЙХОВ - Смәел авылы:
- Дөресен генә әйткәндә, Халыкара бердәмлек көне барлыгын да, аны бәйрәм дип тә белүче юк. Кирәксенүче дә күренми. Безнең өчен 7 ноябрь зур бәйрәм иде. Менә аны онытулары белән килешәсе килми. Гомумән, бәйрәмнәр бик күбәеп китте. Алар халык өчен түгел. Татарстан Конституциясенә килгәндә, безнең Республика булып танылуыбызда, Президент атамасын саклап калуда, меңъеллык, Универсиада ише чаралар белән бергә, татарны танытуда бу төп документның да роле зур булды. Мөстәкыйльлек турында Декларация, Конституция булмаса, мондый сикерешләр булмас иде. Татарстанның үсешенә файдалы база, платформа булды ул.
Ранил ГЫЙЛЬВАНОВ - Арбор авылы:
- Сез әйткән бәйрәмнәрдән тыш 7 ноябрь - Рәсәйдә Хәрби дан көне дә бит әле. 1941 елда үткән хәрби парад хөрмәтенә 1995 елдан бирле үткәрелә ул. Халыкара бердәмлек көненә килсәк, гомуми караганда, бик кирәкле идея. Әмма бездә халыклар арасында бүленешләр, сугышызгышлар бетеп тормый, кызганычка. Моңа ирешергә әле бик ерак. Татарстан Конституциясен алсак, күп кеше аның мөһимлеген дөрес аңламады һәм әле дә аңламый. Ул чакта ук Татарстан, нәкъ менә шушы төп документы ярдәмендә, үзенә аерым мөмкинлекләр алды. Әле дә шулардан файдалана.
Хәмит ГӘРӘЕВ - Куныр авылы:
Мин совет заманында тәрбияләнгән кеше. Шуңа күрә яңа бәйрәмнәрне кабул итә алмыйм. Артык күбәеп китте бит алар, бөтенесен белеп, бәяләп бетерә торган түгел. Ә Татарстан Конституциясе - ул инде үзебезнеке. Бүген генә роле кимеп киткәч тә, вакытында файдасы күп булды дип саныйм.
Рамазан ФӘРЗИЕВ - Иске Салавыч авылы:
Без гомер буе Октябрь бәйрәмен иң зур бәйрәм дип яшәгән буын. Шуңа күрә хәзерге бәйрәмнәргә күпчелек битараф дисәң дә була. Конституция көне дә 5 декабрьдә дип истә калган. Ул чакта бәйрәмнәр санаулы гына һәм һәр кеше аларның көнен әйбәт белә иде. Хәзерге бәйрәмнәрдә элекке күтәренкелек тә, энтузиазм да юк. Шулай да, Татарстан Конституциясенең кирәклеген, заманында Татарстан үсешендә хәлиткеч роль уйнаганын танырга кирәк.
Җавапларны Гөлсинә ГАРИПОВА язып алды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев