«Нәсел тамырларым тирәндә», ди Чепья егете Давид Турганалиев
Нәкъ башка егетләр кебек хәрби эшләр дә кызыксындыра аны.
Давид Турганалиев төрле милләт вәкилләре балалары укый торган Чепья мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлады. Үз илен сөйгән, яшәгән урынын хөрмәт иткән, телен яраткан, саклаган, әти-әнисен олылаган егетне республикага әзерлек шартларында районда үткән “Балтач егете” бәйгесендә күрергә туры килгән иде. Жюри алдында чыгыш ясаганда ук ул үзенең Анага карата мәхәббәтен, Туган йортына яхшы мөнәсәбәтен күңелләргә үтеп керерлек итеп шәрехли алды. Әлеге бәйгедә Давид өченче урынны алды.
- Миндә катнаш кан ага, - ди Давид. - Төрек, еврей, казах, удмурт, татар каны ул. Нәсел тамырларым минем бик тирәндә - Татарстаннан башлап Казахстан, Мурманск, Мәскәү, Питер, Киров, Чиләбегә кадәр сузылган.
Давидның фикеренчә, Әнине ярата белү, Туган йортны зурлау – үзе үк Ватанга карата мәхәббәт тәрбияли. Давид ул яктан бәхетле, ул шундый гаиләдә туган, аны һәрчак аңлыйлар, хәленә керәләр, матур идеяләрен күтәреп алалар.
- Безнең гаиләдә баланың акыл үсешенә гаять тә зур игътибар бирәләр, - ди ул сүзен дәвам итеп. - Шуңа да мин бик иртә китаплар укый башладым. Безнең өй китапханәсе ай саен яңа китаплар, журналларның яңа саны белән тулылана.
Давид тарих белән мавыга, үткән гасырларның, бабаларының, гомумән, канына береккән халык язмышлары аңа бик кызыклы. “Үзенең мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен, милли геройларын оныткан халык үлемгә тарыган”, дип язган Лев Толстой. Давид та бөек язучының сүзләрен читләтеп үтми, туган телләр, халыклар бердәмлегенә багышланган иншалар язганда, проектлар эшләгәндә файдалана. Әдәбиятны яхшы укыганлыктан, Татарстандагы “Байтик” лагерында яңа гасырның әдәбиятын булдыру һәм анализлау дигән белем программасын үзләштерүдә дә катнашкан.
Бирегә Татарстан буйлап әдәбият сөйгән укучыларны җыйдылар, - ди ул. - Безне танылган журналистлар, язучылар укытты. Онытылмаслык тәҗрибә булды ул.
Белемгә, камиллеккә омтылучы егет бик еш кына үз-үзенә сорау бирергә ярата икән - үз илем өчен нәрсә эшли алам соң мин, дип. Җавабын да бик тиз таба. Иң беренче, яхшы укырга тырышырга кирәк икәнлеген үзе дә әйбәт аңлый. Табигатне саклау юнәлешендә волонтерлык хәрәкәтләрендә катнаша. Ел саен гаиләсе белән авыл чишмәсе тирәләрен җыештыралар, ял итү урыннарын чистарталар. Шуңа да аның проектларының күбесе үзе яшәгән әйләнә-тирәлек проблемаларына бәйле.
Китап укудан тыш, Давид рәсем ясарга, сәяхәт итәргә, музейларга барырга ярата. Милли гореф-гадәтләрне үз эченә алган бәйгеләрдә бик актив. Тарих, хокук, география, җәмгыять белеме буенча олимпиадаларда катнаша.
Нәкъ башка егетләр кебек хәрби эшләр дә кызыксындыра аны. Сугыш елларының тарихына бигрәкләр дә мөкиббән. Сәясәт белән политология дә үзенә тарта, урта гасырлар философлары Платон, Аристотель һәм башкаларның хезмәтләренә битараф түгел.
Давид шулкадәр акыллы фикерләр әйтә, сокланып куясың: “Бервакыт америка шагыйре Томас Элиот әйткән, - дип дәвам итә ул сүзен.- Гореф-гадәтләрне нәселләштерергә кирәкми, аларны яулый белергә кирәк дигән. Ничек аңлыйсыз сез менә бу сүзне - гореф-гадәтләрне яулау дигәнне? Бу ата-бабаларның яшәешен, традицияләрен үзең аша, йөрәгең аша үткәрү дигән сүз. Минем уйлавымча, әнә шул чакта гына без туган Ватаныбызга лаеклы алмаш була алачакбыз. Мин үз илем, торган җирем белән горурланам, һәм алар да минем белән горурлансыннар иде дип хыялланам!
Туган тел, халыклар дуслыгы - ул тәрбия дә, ярату да, тыныч тормыш та. Давид кебек патриотлар булганда, әхлак та, дуслык та, иминлек тә чәчәк атар, иншаллаһ. Яшь күңелгә салынган изге орлыклар шытып, матур киләчәк юрап, чәчәк атсын дип телик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев