Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәтиҗәсе күз алдында

Сигез ел эчендә район авылларында шушы программа нигезендә башкарылган эшләрне санап чыгу өчен дә күп вакыт кирәк булыр иде.


Төп фото: үзара салым программасы нигезендә төзелгән иң тәүге һәм иң бәрәкәтле объект - Балтач үзәк паркы. Ачылганнан бирле балаларның да, зурларның да, районыбыз кунакларының да яраткан урыны.


Үзара салым программасы, аның файдасы, өстенлекләре турында инде ниндидер яңа фикер әйтеп, язып булмый кебек, чөнки 2013 елда Президент боерыгы белән гамәлгә кертелгән бу проект нигезендә тугызынчы ел әлеге төр салымны түлибез. Шунысы да бар: программа дәүләт тарафыннан да финанслана, халыктан җыелган һәр 1 сум акчага 4 сум өстәлә. Аның күләмен, нәрсәгә тотылачагын авыл халкы үзе хәл итә.

– Бу кадәресен дә беләбез. Ел саен авыл җирлекләре эшләнгән эшләргә отчет тота. Шул сәбәпле, баштарак бу төр салымнарны җыйнауда каршы булганнар да аның кирәклегенә инанды шикелле. Кайбер авылларда зур суммалар билгеләп, инде үзләрен борчыган күп төрле проблемаларны, мәсьәләләрне уңай хәл иттеләр.

Авыл эчендәге юллар, чиш-мә-коелар, су трассалары, аллея-мәйданчыклар, зират коймалары... – сигез ел эчендә район авылларында шушы программа нигезендә яңартылган-төзелгән кадә-ресен санап чыгу өчен дә күп вакыт кирәк булыр иде. Алар һәр авыл кешесенең күз алдында.

2022 елның беренче ае тәмамланды. Димәк, инде быелгы салым акчаларын җыяр чак җитте. Планлаштырылган эшләр-чаралар вакытында үтәлсен өчен, дәүләт ярдәме үз вакытында әйләнеп кайтсын өчен «аяк»ны алданрак киенергә кирәк. Моны аңлап, күп урыннарда инде аларны актив төстә түли, җыйный да башладылар. Бердәм булсак иде...

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым