Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нурзия һәм Сәяф Сабировлар "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнде (фото)

8 июльдә Россиядә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" билгеләп үтелде. Әлеге дата уңаеннан районыбыз җирлегендә озак еллар бергә тигез, парлы гомер итүче, күркәм парларга медаль тапшыру матур традициягә әверелде.

Ул районыбызда ел саен бер гаиләгә бирелә. Быел "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаленә Балтач бистәсендә 50 елдан артык бергә гомер итеп, үзләренең Алтын туйларын билгеләп үткән Нурзия һәм Сәяф Сабировлар лаек булды.
Район мәдәният үзәгендә аларга медаль тапшыру тантанасы булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров Сабировлар гаиләсен бәйрәм белән тәбрикләп, "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален, рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Нурзия һәм Сәяф Сабировлар тугрылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир белән хатын. Алар ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Ирек - район Советының аппарат җитәкчесе, Азат - хокук саклау органнарында хезмәт куя, кызлары Алсу - район пенсия Фонды идарәсе җитәкчесенең урынбасары. Һәркайсы районыбыз җирлегендә хөрмәтле шәхесләр.
Чыганак: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: