Өч бертуган суга батып үлгән
Анапа янында зур фаҗигадә өч бертуган ир һәлак булган. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, алар гидроциклда шуган.
Һәлакәт мизгеле видеога эләккән. Кадрларда өч абыйлы-энеле гидроциклда баралар. Ниндидер мизгелдә гидроцикл әйләнә, һәм өч ир барысы бергә суга төшә.
Соңрак ачыкланганча, аларның берсе – 20 яшьлек егет – йөзә белмәгән.
Аңа ярдәмгә башкалары килгән. Берничә минут алар йөзеп чыгарга тырышып караганнар, ләкин берәм-берәм чиратлашып су астына кереп югалганнар. Һәлак булучыларның берсендә дә коткару жилетлары булмаган. Хәзер белгечләр эзләү операциясе үткәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев