Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Очрашулар соңгысы булмасын (фото)

Бергә эшләгән елларны искә алып, хатирәләрне барлап, хезмәттәшләр белән очрашу мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр, диделәр ветераннар.

Районыбыз җирлегендә үзенә генә хас традицияләр бар. Аларның берсе — яңача баетылып, район тарихыбызның төрле тармакларын колачлап, алга баруда өлкәннәребезнең уй-фикерләрен барлап, тормыш-яшәешләре белән кызыксынып, өлкәннәр белән очрашулар уздыру. Район башлыгы Рамил Нотфуллин тәкъдиме белән төрле елларда җитәкче урыннарда эшләгән, бүгенге ирешелгән уңышларга саллы өлешен керткән ветераннарны бистәгә җыеп, быел янәдән район буенча сәяхәткә чакырдылар.

Автобусларга утырган ветераннарны сәламләп, район башлыгы аларның бу чакыруны кабул итеп килүләренә рәхмәтен белдерде, урыннарда булганда, эшләгән эшкә бәя бирүләрен һәм җитеп бетмәгән яклар булса, ачык-лап, фикерләрен туплап, җиткерүләрен үтенде.

Ветераннарның беренче тукталышы бистәнең Шушма елгасы яр буенда урнашкан паркы булды. Бу парк тиз арада Балтач халкының, кайткан кунакларның рәхәтләнеп, күңел ачып, иркенләп ял итү урынына әйләнде. Эссе һавада Шушма елгасыннан, болыннан искән җиләс җил күңелгә рәхәтлек бирә, балаларга уйнарга, көчләрен чыгарырга, аралашырга менә дигән мөмкинлекләр бар, арсаң, уңайлы утыргычларда ял итеп була. Өлкәннәр дә бу утыргычларга утырып, аларның уңайлыкларын бәяләделәр. Иң кызыксындырганы, мөгаен, Шушма елгасы аша салына башлаган асылмалы күпер булгандыр.

Бу паркны башыннан ук төзергә алынган «Мелиоратор» оешмасына бу әһәмиятле эш яңадан ышанып тапшырылган. Киләчәктә, Сабантуйлар, ат чабышларын, төрле уеннарны карарга, ял итәргә тау битләрендә үскән урманнарга җәяүләп бару өчен менә дигән була бу, диештеләр. Кайсыдыр ветеран, бу корылмага, «Балтач Миллениумы» була инде, дип исем дә тапты.

Ветераннар утырган автобуслар төрле кайнар нокталарда, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә салынган һәм бүгенге көндә һәр гаскәр төренең символикасы куелган, халык телендә «Әфганчылар паркы» дип йөртелгән истәлекле мәйданга туктады. Олылар, район диңгез флоты ветераннары җитәкчесе Наил Хөснетдинов җитәкчелегендә икенче ранг капитаны Павлов Андрей Петрович истәлегенә төзелгән «Грозный» крейсеры макетын карап, рәхмәтләрен җиткерделәр. Бүгенге көндә дәвам итә торган махсус операциядә катнашучылар, анда һәлак булучылар истәлегенә күптән түгел ачылган мемориаль һәйкәл янында фотога төштеләр.

Норма җирлегендә урнашкан, халык телендә «СПТУ», дип йөртелүче бүгенге Арча сәнәгать көллияте филиалында җәй дәвамында зур үзгәрешләр булды. 300 миллион сумга якын башкарылган ремонт эшләре, һәр бүлмәгә куелган җиһазлар, курсантлар өчен булдырылган яңа тулай торак һәркемдә зур кызыксыну уятты. Җитәкчеләр арасында бу уку йортының тәүге адымнарын ясаганда, аның тормышында зур эз калдырган өлкән буын шәхесләре дә бар иде. Алар үзләренең истәлекләре белән уртаклашып, уку йортының данлы елларын искә алдылар. Соңыннан, мондый җиһазланган уку йорты булганда, үзебезнең район укучыларын үзебезнең җирлектә укыту, профессия бирү юлларын эзләргә, көллиятнең мөмкинлекләрен ата-аналарга да күрсәтергә кирәклеген хупладылар. Көллият коллективына, уку бүлмәләрендә очрашкан укучыларга уңышлар теләделәр.

Эшлекле сәяхәт Бөрбаш авылы җирлегендә дәвам итте. Каршы алган артистлар осталыгына, тальян моңына хозурланып ветераннар зур ремонттан соң яңарыш кичергән мәдәният сарае белән таныштылар. Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашып, фикерләрләштеләр, гәпләштеләр. Авылның музеенда булып, анда тупланган экспонатларның байлыгына, тимер тәгәрмәчле тракторга, элеккеге зур җитәкчеләр генә йөргән тарантаска соклануларын белдерделәр. Авылда, Сабантуй урынында, елга буенда булдырылган ял итү урыннары белән таныштылар, моның кадәр игелекле эш башкарган җитәкчеләргә, эшчеләргә, матди ярдәм күрсәткән эшмәкәрләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.

«Бөрбаш» җәмгыятенең Алан авылында яңа мәктәп-балалар бакчасында булу, шушы авылда файдалануга тапшырырга әзер мегаферма белән танышу зур тәэсирләр калдырды. Балтач бистәсендә футбол яратучылар өчен ясалма өслекле футбол кыры белән танышу да үзенчәлекле булды.

Зур сәяхәттән кайткан өлкән җитәкчеләрне «Водстрой» ширкәтендә мул өстәл белән каршы алдылар. Алар, урыннарда булган очрашу тәэсирләре белән уртаклашып, бергә эшләгән елларын искә алып, матур итеп әңгәмә корып утырдылар. Соңыннан район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткереп, мондый очрашулар яңадан да оештырылсын, дип саубуллаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев