Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Өй белән каралты-куралардан көл генә калды. Сарыклар белән үгез дә янып үлде”

Быел гына ишегалларына брусчатка җәеп, каралты-кураларны тышлап, коймаларны да яңарткан булганнар.

18 ноябрь Кукмара районының Туембаш авылында янгын чыгып, күп балалы Нигъмәтҗановларның өйләре, каралты-куралары, мунча һәм гаражларыннан көл генә калган.

Сарыклар белән үгез дә янып үлгән.

— Ул көнне 9 нчы сыйныф укучылары белән Кукмара мәктәбенә киттем. Балалар хатыным Эльвира белән иде. Өйдә әтиебез генә калды. Янгынны күреп, өйдән чыккан да үз көче белән генә сүндерергә керешкән. Андый вакытта югалып каласың бит, берәр нәрсәне коткарып калып булмасмы дип тә тырышкандыр инде. Күршеләр күреп, алып чыккан аны, — дип сөйләде безгә гаилә башлыгы Айрат Нигъмәтҗанов. 

Быел гына ишегалларына брусчатка җәеп, каралты-кураларны тышлап, коймаларны да яңарткан булганнар. Болардан тыш, Эльвираның эш өчен кирәкле булган бөтен әйберләре янган. Эльвира аниматор булып эшли. Бәйрәмнәрдә чыгыш ясый торган бик күп костюмнары, күбекле шоулар өчен алынган җиһазлары һәм тагын бик күп реквизитлары янып беткән. 

— Еш кына хәйрия чаралары уздырабыз. Декабрьдә дә балалар йортына барып, ятим балаларны сөендерергә уйлаган идек. Күрәчәгебез шул булган, күрәсең, хәзер үзебезнең гаиләгә дә ярдәм сорарга туры килә, — ди Эльвира.

Айратның әйтүенчә, соңгы вакытта Эльвираның күңелендә ниндидер шик-борчылу булган. 
— Күптән түгел генә Аш-Буҗи авылында янгын булган иде. Шуннан соң, ахры, Эльвира гел төнгә телефоннарны зарядкага калдырмаска тырыша, кат-кат тикшерә иде, — ди Айрат. 

Янгын электр линиясендәге кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дигән фараз бар. 

Авылдашларының ярдәме белән Нигъмәтҗановлар янгыннан соңгы нигезне чистартып куйган. Ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтләрен җиткерә алар. Әлегә Нигъмәтҗановлар әтиләренең сеңлесендә яшәп тора. Янгында калган кайбер документларын да торгызасылары бар. 

Дилбәр Гарифуллина

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев