Олы йөрәкле, булдыклы кешеләр
Сугыш кемнең генә капкасын какмаган...
Низаметдин бабай 1943 елда уң кулының ике бармагын төптән өздереп, 45 яшендә сугыштан кайта. «Өй бурасының башларын кисеп якканнардыр инде», дип уйлый-уйлый тыкрыктан борыла, борылса, өй исән-сау, Аллаһыга шөкер, дип куя. Кайтса, ашарга берни юк, мич башыннан кабак орлыгы алып төшеп, чәй эчәләр. Колхоз ярты әрем ипие бирә. Шул кышта әти эт җигеп, түбән оч тегермәне яныннан утын (чыбык-чабык) җыеп кайтканда, тыкрык башында повестка тоттыралар. Шулай итеп, бабай сугыштан кайтып, бер ай үтүгә, әти 17 яшендә сугышка алына. Аны Суслонгер лагерына җибәрәләр. Биредә 1 ай ач торып, элемтәче һөнәрен үзләштерә, аннан фронтка китә. Фронтта тамаклары туюы турында сөйли иде. К.С.Рокоссовский дивизиясендә хезмәт итә. Алар Польшага кадәр барып җитәләр һәм әти, 1950 елга кадәр, армия хезмәтен башкара.1950 елда демобилизацияләнә.
Монысы әни сөйләгәннәрдән. Җәй. 5 классны бетергәч (аңа 12 яшь), сугыш башланды, 2 абыем да сугышка алынды. Нәкыйп абыем сугыш башланган көнне үк китте дә югалды. Габдуллаян абый да әйләнеп кайтмады.4-5 балалы әтиләр дә китте. Олысын-кечесен елый-елый авыл башына кадәр чыгып озата идек. Сугыш чорында җәйләрен ындыр суктык, төнлә ай яктысында көлтә җыйдык, кышын чана тартып, кырга тирес түктек. Сугыш чорында яшәүләре ай авыр, бик авыр булды. Яз җитсә, черек бәрәңге, җәй җитсә кычыткан, какы, алабута ашадык. Халык шешенде, үлүчеләр дә шактый булды. Борчак басуына каравыл куйдылар, барырга ярамады. Авыл куштаннары без эштән кайтканда чабата олтыракларына хәтле тикшерәләр иде.
Сугыш хәлләрен кәнсәләр (канцелярия) янындагы баганадагы радиодан Левитанны тыңлап белә идек. Сугыш беткән көнне Смәелдә укый идек, Җиңү хәбәрен шунда ишеттек, елаштык, кочаклаштык, сөенештек, аннан өйләргә таралдык.
Әти армиядән кайткач, Арчадагы Үрнәк училищесында укый, комбайнчы, шофер һөнәрләрен үзләштерә.
1951 елда кулына таныклык, яңа комбайн алгач, күрше кызы Наиләне алып кайтырга дип Можгага китә. Әнием ул вакытта чуен (тимер) юл ремонтлауда эшли. Алар Шәмәрдән станциясенә кадәр товар поездында кайталар, аннан туган авылы Чутайга ничек кайтуларын әни хәтерләми. Тормыш корып җибәрәләр, әти шул җәйне комбайнда эшли башлый, әти үзбушаткычта (самоброска) ура. Әти озак еллар комбайнда эшли, алдынгылар рәтендә бара. Аннан аның эшен төп йортта яшәүче Гарифулла дәвам итә. 3 буын әлеге мактаулы хезмәтне башкара. Әти белән әни өч ул, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Алар икесе дә олы йөрәкле, булдыклы иделәр. Әти ашлык урса, әни тәмле ипиләр, балан бәлешләре, корт бөккәннәре пешереп, безне сыйлый иде. Әти Сабантуйларында көрәштә гер күтәрүдә катнашып, беренчелекне ала килде. Сугыш үзенекен итә шул, ул 62 яшендә дөнья куйды. Әти дә, әни дә сугыш һәм тыныч тормыштагы хезмәтләре өчен медальләргә лаек булдылар. Әни бик тә сабыр иде. Соңгы көннәрендә килененең, балаларының кадер-хөрмәтендә яшәп, бакыйлыкка күчте. Икесенең дә урыннары җәннәттә булсын, без аларга догада булыйк.
Әни Бөек Ватан сугышы герое Василий Булатов белән бер урамда гомер кичерде. И куаныр иде инде герой яшәгән урамда яшим мин, дип.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев