Онытмабыз, улым, гомергә!
Эдуард Петровка багышлап, әбисе Фая Петрова язган шигырь
Сугышларның ачы хатирәсе
Күңелләрдә калды уелып,
Озатабыз сине гомерлеккә
Туганнарың бергә җыелып.
Чын йөрәктән чыккан теләкләрне
Кабул итче үлгән көнеңдә.
Елый-елый караңгы тормыш белән
Яшәрбез шулай гомергә.
Карлар ява, карлар ява,
Ак карларны көримен.
Көннәр буе, төннәр буе
Сине уйлап йөримен.
Иптәшләрең килеп керсә,
Йөрәкләрем сөенер.
Алар арасында син булмасаң,
Күз яшьләрем коелыр.
Гомерлеккә йөрәкләрдә ачы хәсрәт калды, онытмабыз улым, гомергә. Эдуард Петровка багышлап, әбисе Фая Петрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев