Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Остазым Ләлә апа Шаммасованы сагынып

Быел язның кәприз хатын кебек елак бер көнендә Свердлау өлкәсендә уңай гына шартларда гомер кичереп ятучы укытучым Ләлә апа Шаммасова шалтырата, Фәридә, мин сиңа туган көнең белән котлап, бүләк җибәрдем, анысын тапшырырлар, әмма иң мөһиме шул - сүзләрен телефоннан әйтәм, минем исемнән котлау яз әле, үзеңә багышлап, дип гозерләнә.

И-и, Ләлә апа, ни сөйлисең син! Синнән бүләк-котлау кабул итәргә мин җүләр мәллә. Саекмас шәфкать, игелек чыганагы булган үзеңне хөрмәтләргә бурычлы бит мин гомер буе, дип әйтеп карыйм, юк, өзми дә куймый, ничә еллар күңелендә йөрткән, үзе кебек игелекле, мәгънәле фикерләрен тезә:
- Фәридә, син бит минем иң яраткан укучым идең. Бик сәләтле булсаң да, вакытында укый алмадың, алай да, барыбер үз максатыңа ирештең. Алабута, кычыткан арасында шытып чыккан, кешәләрне сөендереп, чәчәк аткан матур гөлгә тиңлим мин сине...
- И-и, Ләлә апа, арттырма инде, мин әле һаман кычыткан, алабута арасыннан чыгалмыйм, дип каршы төшәргә теләсәм дә, ул, һаман ихлас күңел белән үзенекен исбатларга тырышты.

Әгерҗе районының Салагыш авылында зыялы-әдәпле, белемле укытучылар гаиләсендә туып-үскән Ләлә апа, илленче елларда Бөрбашка килеп, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта башлады. Авыл балалары өчен уңайсызрак фән булса да, Ләлә апа шулхәтле аңлаешлы, оста итеп дәрес бирә иде, аның һәр балага ягымлы-назлы карашын тою, һәр җөмләсендәге әйтеп бетермәслек рәхәтлек үз-үзеңә ышаныч тудыра иде. Сугыштан соң мохтаҗлыкта үскән балаларга, аналарча сизгер йөрәк белән гел кайгыртып, бер хуплау сүзе әйтүе дә киләчәккә якты өметләребезне ныгытып, җемелдәп-кызыктырып торган йолдыз кабызган кебек була иде. Бөрбаш мәктәбендә педагоглар һәм укучылар арасында аны яратмаган кеше булды микән?! Әле дә, Бөрбаштан күчеп китүенә утыз еллап вакыт узса да, Ләлә апаны телгә алсаң, авылдашларның авызы ерыла, күзләрендә шатлык чаткылары пәйда була.

Ә минем өчен тормышымда маяк булган миһербанлы остазым бигрәкләр дә якын, әнкәмдәй газиз зат, чөнки ул кадерсез үткән балачагымны бәгырьгә үтеп керә торган җылы наз белән җылытты, акыллы-ипле киңәшләрен биреп, сәләмә киемле бәләкәй кызны өйләренә еш чакырып ала, минем ачлы-туклы яшәгәнемне белеп һәм кызганып өстәлендәге ризыктан өлеш чыгара, белемемне сынап, ялгышларымны төзәтү өчен, кечерәк сыйныф балаларының дәфтәрләрен тикшерүне ышанып тапшыра, гомумән, үзенең бертуган сеңлесе кебек йөрәгенә аеруча якын кабул итә иде. Бәлки минем балачактан ук яклаучысыз, терәксез булып та нечкә күңелле, йомшак хисле кызчык булып, аеруча хәйләсез, беркатлы булып йөрүем, әдәбиятны яратып, аяусыз чынбарлыктан качарга тырышып, хыял дөньясында йөзүем аңарда туганыдай кайгыртып үзгә бер ярату тудыргандыр.Югыйсә, аның кайгыртырдай кешеләре миннән башка да җитәрлек иде. Әтисе сугышта һәлак булгач, әнисе дә бик яшьләй авырып үлгәч, иң олы апалары буларак, катлаулы тормыш йөге аның җилкәсенә күчте, энесенә, сеңелләренә укып, һөнәр алырга булышты, соңрак Балтачта данлыклы Ишморатов килене булган Роза сеңлесен үз гаиләсенә сыендырып, укып, медик булырга уңайлы шартлар тудырды. Шулкадәр киң, юмарт күңелле, мәрхәмәтле Ләлә апабызны бик күпләр үзенә юл күрсәтүче, дөрес киңәш бирүче, кайгыртучан остазы итеп саный һәм легендар Макаренко кебек гаҗәеп олы җанлы педагог буларак, аңа булган хөрмәтен күңелдә саклап тота. Әле аның яраткан укучыларының берсе - республикада танылган шәхес булып җитлеккән данлыклы дин әһеле Җәлил хәзрәт Фазлыев та узган елларда Урал ягына сәфәрендә, Ләлә апа яшәгән Югары Пыжма шәһәренә дә сугылып, сөекле укытучысына бүләк-күчтәнәч белән бергә рухын күтәрердәй җылы, матур очрашу шатлыгы калдырып кайтты. Көчле рухлы, оптимист Ләлә апа Шаммасовага быел, Ходай рәхмәте белән, туксан яшь тула.Онытмыйбыз, гел истә син, Ләлә апа! Яхшылыкларыңны, изгелекләреңне күңелдә мең кат барлап, сагынып яшибез. Моннан соң да башкаларга рәхим-шәфкать күрсәтүдә якты маяк булып, авыруларга бирешмичә, гел шулай көр күңелле булып яшәргә язсын.
Ләлә апа Шаммасова (утырганы) сеңлесе Роза белән алтмышынчы еллар тирәсендә.
Фәридә ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250