Почта Гүзәлләре (фото)
Узган ялларда Россия Почтасы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелде
Районыбызда почта элемтәсе хезмәте үз агымына уңышлы гына бара, дөрес, кадрлар җитми, диләр, кереп эшләп караган кеше хезмәт хакы аз, дип, кире чыга, ә газета-журналларны таратырга, пенсияне вакытында өләшергә кирәк. Почта элемтәсе җитәкчелеге ничек тә җаен таба, мәсьәләне уңай хәл итеп барырга тырыша.
Һәр эшнең үз гүзәле була, почта тарату эшендә дә гүзәлләр бар, исемнәре дә Гүзәл.
Гүзәл Вәлиева – Балтач бистәсе кызы. Менә 19 ел инде Кили почта элемтәсе бүлеге мөдире булып эшли. Мин мөдир дип кенә утырып булмый почта эшендә, пенсияне дә таратырга, түләүләрне дә җыеп алырга туры килә, тауар да сатасы бар, кирәк икән, авыр почтальон сумкасын асып газета-журналлар өләшергә дә чыгасы. Күндәм холыклы, кырмыскадай уңган Гүзәлгә бу берни түгел, кеше белән уртак тел табып, Кили, Пүскән, Нормабаш, Чапшар халкына игелекле хезмәт күрсәтеп, югары эш күрсәткечләренә ирешеп, матур гына эшли бирә.
– Беләсез бит инде: почтальоннар җиткереп булмый, алыштырырга кирәк булганда Гүзәлгә әйтәбез инде, ә ул тыңлый, моның өчен аңа бик рәхмәтлебез. Һәр җиргә өлгерә, дөрес, машинасы юк, әмма көнлек эш планын җайга сала белгәч, өлгереш ягыннан да гел мактауга лаек, – диләр почтада Гүзәл турында.
Һәрчак булышырга әзер тору – Гүзәлнең күркәм сыйфатларыннан берсе. Үзе өчен дә өлгер ул, планын тутырып үтәү өчен бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмый, әнә, күрше районның бер авылында почтальон юклыгын белгәч, шул авылга барып, матбугатка яздыртып, планын үтәп тә куйган. Сату планы да тулмый торса, янәдән күрше районның кибетсез авылларына барып сатып кайта.
– Әтием Таһир бик булыша миңа, – ди Гүзәл. – Кая барасы булса да, машинасына утыртып алып бара. Яраткан эшемне шулай җиренә җиткереп башкара алуымда ярдәм иткәне өчен мин әтиемә бик рәхмәтле.
Икътисад буенча югары белемле Гүзәл мөдирлек эшенә почта ветераны Алсу Сәлахованы лаеклы ялга озаткачтын килә. Үзенә тапшырылган эшне билгеле бер югарылыкта алып барган Алсу ханымнан соң эшне наять итеп дәвам итүгә Гүзәл аеруча да җаваплы карый. Шаккатмалы, әле Килидә, шул арада Балтачка да әйләнеп кайта ул, авылларын да йөреп чыга. Әңгәмәдә дә озак катнашмады, инде эш сәгате беткән, ә ул «пенсия өләшергә чыгасым бар, көтеп торалар», дип, пенсионерлары янына ашыкты.
Район матбугаты буенча тиз генә сорап кала алдым:
– Һәрбер газетаның үз укучылары булган кебек, «Хезмәт» нең дә үз укучылары бар, – ди Гүзәл. – Кемдер бер хәрефен дә калдырмый укып чыга, кемдер үзенә кирәклесен генә укый.
Гүзәл үзенең кирәкле һөнәр иясе икәнлеген якыннан тоеп эшли, шуңа да ул почта таратучының хезмәте дәрәҗәле һәм мактауга лаек дип саный. Кили почта бүлеге буенча 112гә якын кеше «Хезмәт» укый, көтеп алалар, район газетасына язылганнан соң гына башка газета-журналларга язылалар, ди Гүзәл.
Икенче бер Гүзәл Түнтәр авылында гомер кичерә, 2012 елда Казан электр элемтәсе техникумын тәмамлый, биредә ул 1 ел да 10 ай укый, аннан аны почта бүлегенең клиентлар белән эшләү ягына эшкә чакыралар. Шулай итеп, укып бетереп кайтуга Гүзәл эшле була, бу үзе зур бәхет.
Гүзәл тумышы белән Яңгул кызы, Түнтәрдә кияүдә. Яңгулда яшәгәндә үк почта начальнигы Римма апасына кызыга торган була.
– Римма апа ак күлмәкләрен киеп, чәчләрен матур итеп өеп йөрер иде, – ди Гүзәл балачак хатирәләре белән уртаклашып. – Шуннан бирле почтальон миңа иң матур, иң әйбәт һөнәр кебек тоелды. Мәктәптән кайтышлый почтага блокнот, бөтергеч, я ручка алырга кергәч тә Римма апаның кешеләр белән ягымлы, матур итеп сөйләшүенә игътибар итә идем.
Киләчәккә хыяллар балачакта ярала шул, Гүзәл дә кечкенә чагында ук үз алдына куйган максатына ирешкән, бүген ул үзе дә авылдашы Римма апа кебек газета-журнал өләшә, авыл халкы белән дустанә мөнәсәбәттә акча эшен дә башкара, сатуын да алып бара. Ягымлы, елмаеп кына сөйләшә. Өч бала әнисе дә әле ул: Данияр, Илданур исемле улы, Нәргизә исемле кызы бар. Ире Илдар җәмгыятьтә эшли.
– Ирем төп булышчым минем, – ди Гүзәл. – Газета-журналларның күпчелеген ул өләшеп чыга. Гаять тә мәгърифәтле авылда эшлимен, Түнтәр халкын бик яратам. Иң беренче «Хезмәт» газетасына язылалар, аннан республика матбугатын алдыралар. Хәзер бик матур булып дөнья күрүче «Салават күпере» журналына яратып язылалар, бигрәк тә әби-бабалар оныкларын яздырта, менә Рәфкать абый Зарипов икешәр «Салават күпере»нә языла, бер өйдәге ике оныгына да һәрберсенә берәрне яздыра, икесенең дә үзләренеке булсын дип. Хәлимә исемле апа шулай ук мәктәп яшендәге ике кызына да «Салават күпере» журналын яздыра. Күбрәк газетага өлкәннәр языла, яшьләр район яңалыклары белән танышмый дип әйтә алмыйм, алар район газетасының хәбәрләрен сайттан карап баралар. 158 тирәсе хуҗалыклы авыл халкына хезмәт күрсәтү җиңелләрдән бирелмәсә дә, авыл халкы белән яхшы мөнәсәбәттә булып эшләгәч, җитәкчеләр һәрвакыт ярдәм итеп торгач, эшне алып баруның берние дә юк, бары тик үзеңә тапшырылган вазифаны намус белән үтәп, тырышырга гына кирәк.
Планны арттырып та үтисезме дип сорыйм, «Арттырып үтәгәнче, планны тутырырга кирәк әле аны, – ди Гүзәл елмаеп. – Узган айда сату планын гомер булмаганны 100 проценттан арттырып үтәдем менә, сату начар бара, дип әйталмыйм, авылдашлар бәрәңге корты агуын, «Почтовая марка» дигән вафлины яратып ала, чәйләрне ошаталар, менә хәзер төрле мазьлар кайта башлады, аяклар, куллар сызлаганнан бик килешә диләр, авыл кешесенең берсе алып мактаса, икенчесе ала бит инде аның, реклама да кирәкми, токмач, сыек май, шикәр комы әйбәт үтә, «Элегия - Д» оекбашларын бик ошатып, нык дип алалар иде, бетеп китте әле алар, кайтмый да. Туган көнгә бүләккә бирергә нәрсәң бар дип керәләр, өйдә булсам да шалтыраталар, синнән генә алыр идек, диләр.
Почталарга тауар кайтарту Мәскәү аша хәл ителә, шуңа нинди тауар кайта, шуны сата почтальоннар.
Түнтәр Гүзәл белән сөйлә-шеп калдык, ә Кили Гүзәл хезмәттәшләре белән һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Чабаксар каласына сәяхәткә китте. Ниләр бар анда, дип кызыксындым, яр буйлары матур, диләр, сыра, квас заводы да бар икән, носки җитештерүче фабрикага да керергә кирәк, Чабаксар нос-киларын сатып алучылар бик ярата, диләр. Гүзәл статусына куелган фотолардан күренгәнчә, чыннан да, сәяхәт өчен бик ямьле каланы сайлаганнар, рәхәтләнеп ял итеп кайтканнар. Файдалы яллар эшләрендә күтәренке рух бирсен, куанып эшләргә язсын, хезмәт хаклары артсын. Атнасына өч көн эшләсәләр дә, алар көн дә кирәкле хезмәт ияләре. Эшләрен күңел биреп, халык өчен башкарган хат ташучыларга рәхмәттән башка сүз юк.
Мәгълүм булганча, җитәк-челек Саба районында урнашканлыктан, барлык җаваплылык, бүлекчәләргә булышу биредәге белгечләр Ләйлә Ибәтуллина, Рәмзия Хисамиева, Гөлсинә Мәҗитовалар җилкәсенә төшә. Алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, диделәр «Россия почтасы» АҖ «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенең Саба районара почтамты Балтач районы почта бүлегендә.
Кадрия Минһаҗева, Балтач районы почта бизнесы һәм социаль хезмәтләр бүлеген әйдәп баручы белгеч: – Почта хезмәткәренең кирәклелеге көн дә беленеп тора, менә беркөнне үзем ялгызы гына яшәүче, авырып та торган бер кешегә пенсия илтеп кайттым, хат ташучысы юк иде ул көнне, шуны алыштырып тордым. Минем түләүләрем дә бар бит әле, ди, хат ташучыгыз юк бит әле алырга, дим, әй, борчылды инде, болай да авырый, әйдәгез, үзебез түлибез, дип алып киттем, минем телефонның да акчасы бетте бит әле, үзем салалмыйм, ди. Телефонына да акча салдык. Икенче көнне түләгән квитанциясен дә илтеп бирдек. Бөтен кеше дә дәүләт порталлары, телефон ашы түли алмый шул. Төрле кеше бар бит, шуңа күрә хат ташучылар көндәлек кирәкле кешеләр. Почта хезмәтенең гасырлар буена килгән кадере беркайчан да бетми, яши генә бирә, дип әйтәсем килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев