Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Политолог: яңартылган Конституция республиканың тарихын һәм үзенчәлеген яклый

Бәширов фикеренчә, республикада халкының тавыш бирүдә активлыгы татарстанлыларның Төп законда милли төбәкләрнең статусын беркетү зарурлыгын аңлавын күрсәтә.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр нәтиҗәсендә милли республикаларның статусы теркәлә, ә аларның мәдәнияте һәм тарихы яклана. Бу хакта бөтенроссия тавыш бирүнең республика матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә политолог Марат Бәширов хәбәр итте.

"Конституциядә милли республикаларның статусы теркәлә. Берничә ел элек без регионнарны унификацияләргә кирәк дигән сорауларны ишеттек, Әмма Конституция аларның статусын терки һәм аларның тарихын, мәдәниятен һәм үзенчәлеген якларга мөмкинлек бирә — бу бик мөһим», - дип билгеләп үтте Бәширов.

Аның сүзләренә караганда, Татарстанда тавыш бирүдә катаншуычылар саны югары булу республика халкы тарафыннан бу төзәтмәләрнең мөһимлеген аңлавы турында сөйли.

«Республикалар тынычлыкта яшәргә күнеккән, тел һәм мәдәни консенсус барлыкка килгәнгә күнеккән — бу аңлашыла да. Алар үзләренең традицион тормыш рәвешен саклап калулары мөһим", - дип өстәде политолог.

Бүген, 1 июльдә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне уза. 20 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Татарстанда плебиситта 65 территориаль һәм 2,8 мең участок сайлау комиссиясе эшли. Үз фикерен белдерү хокукына республиканың 2,9 млн кешесе ия.

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавыш бирү конституциягә төзәтмәләр