Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Президент Балтачта балачагын искә алды

Балтачыбызга эшлекле сәфәре белән килгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов районыбызга булган визитын «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» программасы ярдәмендә төзекләндерелгән «Салкын чишмә» экопаркыннан башлады.

«Элеккеге чишмә белән чагыштырырлык түгел, җир белән күк арасы хәзер», дип горурланып таныштырдылар парк белән Президентны озата йөрүчеләр. Әлеге чишмә элек-электән балтачлыларның иң яратып йөри торган урыны булган, аның суын чиләк-көянтә белән ташыганнар. Бүгенге көндә биредән бигрәк тә халык өзелми. Беренчедән, «Мелиоратор» оешмасы әлеге паркны халык өчен уңайлы итеп эшләде. Икенчедән, суын алырга җайлы. Өченчедән, бу парк чын гаилә паркы, чөнки биредә хәзер балалар өчен бик бай балалар мәйданчыгы бар. Рөстәм Нургалиевич та иң беренче чиратта шунда уйнаган малайлар һәм кызлар янына туктады.

– Яхшымы монда сезгә уйнарга? – дип кызыксынды республика башлыгы.

– Әйе, – дип җавап кайтарды балалар беравыздан.

– Өйгә кайтасы да килмиме? Без дә сезнең кебек чакта өйгә кайтмый идек, – дип балачагын исенә төшерде Рөстәм Нургалиевич.

Агач басмалар, күперләр аша йөреп, республика башлыгы экопаркның һәрбер җирен күзәтте һәм әлбәттә, мул һәм тәмле чишмә суыннан авыз итми калмады. Чишмә шәп ага, дип мактады ул.

Президентка районыбызның хөрмәтле кешесе Фәрит Әхмәдиев үзенең сораулары белән дә мөрәҗәгать итте.

– Үзәктәге Иске Мортаза бай йортында музей эшләп булмасмы, сез безгә ярдәм итә алмассызмы? – диде Фәрит Габделбәрович. Президент үз чиратында аның соравына уңай җавап бирде.

Президент белән очрашуны зарыгып көткән балтачлыларны да сәламләп узды Рөстәм Нургалиевич.

– Матур булган бу парк. Игелеген күрергә насыйп булсын, – дип соклануын белдерде Президент.

– Искитмәле, әкияттәге кебек, – дип сөенештеләр бирегә килеп, күңел рәхәтлеге алучылар.

– Суларын эчәсезме? – дип кызыксынды Рөстәм Нургалиевич.

– Әлбәттә, эчәбез. Көн саен бирегә киләбез. Халык өчен дип эшләнгән парк булды бу, – дип сөенечләре белән бүлеште райондашларыбыз һәм ихлас рәхмәтләрен ирештерделәр.

Рөстәм Нургалиевичның киләсе тукталышы «МДСУ-1» юл төзү һәм ремонтлау оешмасының сәгатенә 160 тонна асфальт-бетон җитештерә ала торган яңа ачылган заводына булды. Биредә ул завод эшчәнлеген күзәтте. Шулай ук авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, оешма-предприятие һәм учреждение җитәкчеләре белән аралашты. Әлеге мөмкинлектән файдаланып, район башлыгы Рамил Нотфуллин елның коры килүе сәбәпле, хуҗалыкларга фураж алу һәм кышны уңышлы чыгар өчен өстәмә ярдәм кирәк булуын җиткерде. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен өйрәнүне йөкләде.

Балтачта дәүләт програм-маларының ничек тормышка ашырылуын күргән Президеныбыз барлык эшләрдән канәгать булып, чишмәләр матур булган, балалар бакчасы яхшы, Балтач үсә, исәнлек кирәк, дип районыбызга булган эшлекле сәфәренә нәтиҗә ясады.

«Шушындый матур чиш-мә өчен бик сөенәбез. Әлеге төзелешкә өлеше кергән һәрбер эшчегә һәм җитәкчеләргә зур рәхмәт. Чишмәбез гомерле булсын, шушында гел килеп су эчәргә насыйп булсын. Балтач халкы әлеге байлыкны сакласын, чисталыгын тәэмин итеп торсын иде», диделәр Рәмзия Шакирова, Гөлфия Мусина һәм Гөлчәчәк Хәкимҗанова.Киләчәктә чыннан да «Салкын чишмә» паркын саклап, бүгенге матурлыгын, кадерен, кирәклеген югалтмыйча яшәргә язсын иде. Президентыбыз китүгә үк чишмә янәшәсендә яшәгән апалар чиләкләрен тотып җырлый-җырлый чишмәгә юл тотты. Моннан соң да паркта һәрчак өлкәннәребезнең моңнары агылсын, балаларыбызның шат авазлары тынмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов Салкын чишмә Татарстан Президенты