Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Прокуратурада эшче төркемнең чираттагы утырышы узды (фото)

Район прокуратурасы бинасында эшче төркемнең чираттагы утырышы булып узды. Биредә балалар һәм яшүсмерләрнең яшәеше, тәрбиясе хакында сөйләшенде.

Район прокуроры Зөфәр Абитов җитәкчелегендә үткән әлеге утырышта сүз нигездә балалар тәрбиясе, авыр гаиләләрдә яшәүче балаларның иминлеге хакында барды. Яңа уку елында эшләнәсе эшләр, чаралар хакында да сөйләшенде.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Айсылу Нуриева авыр хәлле гаиләләрдәге балаларны ничек итеп спортка тартулары, балаларның көндәлек тормышын мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрүдә ниләр эшләүләре белән якыннан таныштырды. Айсылу Нуриева белдерүенчә, алдагы ике елда исә исәптә торган 21 гаилә уңай динамика белән исәптән төшерелгән. Эш моның белән туктатылмый, алар гел безнең күз уңында, тренерлар алар белән даими шөгыльләнә. диде ул.

- Терроризм, экстремизм дигән иң аяныч юнәлешләрнең яшүсмерләр тормышына тиз һәм җиңел үтеп керүе беркемгә дә сер түгел. Бу юнәлештә безнекеләр нинди эш алымнары куллана? Балалар һәм яшүсмерләрнең яшәеше, тормышы бүген ни хәлдә? Бу хакта да ныклап уйланырга кирәк, - диде прокурор.

Мәктәпләрдә укулар башланды, димәк, әлеге тема аеруча актуаль. Кемнәр килә, китә, зур игътибарлык сорала, диде ул үз чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250