Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рафилнең исеме мәңгеләштерелде

Субаш мәктәбендә Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган өлкән гвардия лейтенанты Рафил Фагыйл улы Гайнетдинов исеме мәңгеләштерелде

Мемориаль тактаны ачу тантанасында Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, хәрби комиссар Васыйл Вәлиев, хәрбинең әти-әнисе, туганнары, сыйныфташлары, дуслары, районның төрле елларда хәрби хезмәттә, шул исәптән «кайнар нокталар»да булган егетләре катнашты. Истәлек тактасы ачылу барышында район хәрби комиссары герой офицерның «Батырлык» орденын әти-әнисе Гүзәлия һәм Фагыйл Гайнетдиновларга тапшырды.

Рафил Фагыйл улы Гайнетдинов укыган елларында ук хәрби булырга хыяллана. Ул, Субаш урта мәктәбен тәмамлагач, Казан танк училищесында белем алган. Таҗикстанда хәрби хезмәт узган, хөкүмәт карары белән Сириягә җибәрелеп, анда хәрби бәрелешләрдә катнашкан. Махсус хәрби операция башлангач үзенең хәрби егетләре белән сугыш хәрәкәтләренә кушыла.

Кызганыч, 12 августта офицерның гомере фаҗигале рәвештә өзелә – десант машинасы дошман минасына эләгә. Батыр райондашыбызның җәсаде 15 августта туган авылы Түбән Субашта җирләнде. Хәрби офицерга бары 31 яшь иде.

Өлкән гвардия лейтенанты Рафил Фагыйл улы Гайнетдиновның исеме йөрәкләрдә мәңге сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев