Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район җитәкчелеге Исаевларны күркәм гомер бәйрәмнәре белән котлады (фото)

Олы юбилейлары белән ихластан котлап, җитәкчеләр өлкәннәргә район башлыгының да истәлекле бүләкләрен ирештерделәр.

Россия Герое Олег Исаевның әти-әнисе — Иске Көшкәт авылында гомер кичерүче Вера һәм Николай Исаевларга, 22 июнь — хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Рәисенең исемле күчтәнәчләре тапшырылды.

Бөркеттәй ир-егет, герой исеменә лаек булырлык ул тәрбияләп үстергән ата-анага башкала күчтәнәчен район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм Яңгул авыл җирлеге башлыгы Раниль Габдрахмановлар тапшырдылар.

Районыбызның хөрмәтле өлкәннәре шушы айларда күркәм гомер бәйрәмнәрен дә билгеләп үттеләр. Николай агага 18 майда 85 яшь тулган булса, 16 июнь көнне Вера түти дә 85 яшьлек туган көнен хәерле исәнлектә каршы алды.

Олы юбилейлары белән ихластан котлап, җитәкчеләр өлкәннәргә район башлыгының да истәлекле бүләкләрен ирештерделәр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев