Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район Сабан туеның баш батырлары

Үткән гасыр батырлары арасында мәртәбәле исемне берничә тапкыр отучылар да бар.

1960 еллардан башлап район Сабан туе батырлары булып Яңгулдан Газиз Газыймов, Дамир Сафиуллин, бертуган Фаил, Фәрит, Марат Әхмәдиевлар, бертуган Габделфәрт һәм Илдар Рәфыйковлар, Бөрбаштан Васил Гарифуллин, Фидаил Шакиров, Салавычтан Рафис Насыйбуллин, Кунырдан Эдуард Камалов, Арбордан бертуган Айдар һәм Ринат Хәйретдиновлар, Соснадан Рәдис Галләмов, Балтачтан Васил Гыйләҗев, Тәбрис Мәннапов, Нөнәгәрдән Рәдис Сәмигуллин танылган булсалар, хәзер исә яңа исемнәр, яңа пәһлеваннар калка. Үткән гасыр батырлары арасында мәртәбәле исемне берничә тапкыр отучылар да бар, ә менә Салавыч батыры Рафис Насыйбуллин район Сабан туенда 12 тапкыр абсолют батыр булып кала. Айдар Хәйретдинов — ун, Рифкать Хөсәенов — алты, Фәрит Әхмәдиев, Илдар Рәфыйков, Ринат Хәйретдиновлар биш тапкыр батыр калганнар. Инде менә өч ел рәттән Сабантуйда Илдар Рәфыйковның улы Руслан баш батыр булып кала — 2021 елда абсолют җиңүче булган иде, 2022 елда да баш батыр булып калды, узган ел да бу исемне горур аклады.

2000 елдан башлап район Сабантуй-ларының баш батырлары:

Айдар Хәйретдинов — 2001, 2002, 2004-2007, 2011, 2013, 2017, 2018 елларда;
Рифкать Хөсәенов — 2003;
Ринат Хәйретдинов —2008, 2010, 2012, 2014, 2016;
Ранил Габдрахманов — 2009;
Фердинанд Вәлиев (Апас районы) — 2015;
Рәдис Сәмигуллин — 2019.
2020 елда пандемия сәбәпле Сабан туе булмады.
Руслан Рәфыйков — 2021;
Руслан Рәфыйков — 2022;
Руслан Рәфыйков — 2023.

Быел баш батыр булып кайсы пәһлеваныбыз калыр, келәмнәрдә күрербез, Сабантуйларына килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй батырлары