Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбыз хөрмәтләнә

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен “Татарстан” җәмгыяте тракторчысы Вячеслав Иванович Александров район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Шеңшеңәр авыл җирлегендә волонтерлык хәрәкәтен оештыруда зур өлеш керткәннәре һәм мобилизацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнары өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Зөлфия Насыйх кызы Галиева;

Айдар Габделбәр улы Габдуллин.

***

Норма авыл җирлегендә волонтерлык хәрәкәтен оештыруда зур өлеш керткәннәре һәм мобилизацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнары өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Тәлгать Әхәт улы Газизов;

Шәүкәт Гарәфетдин улы Гаязов;

Лилия Разгил кызы Шәйхетдинова;

Рүзәл Шәрип улы Закиров.

***

Урта Көшкәт авыл җирлегендә волонтерлык хәрәкәтен оештыруда зур өлеш керткәне һәм мобилизацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканы өчен Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гүзәл Гаяз кызы Хәкимова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Балтач шәһәр җирлегендә волонтерлык хәрәкәтен оештыруда зур өлеш керткәннәре һәм мобилизацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнары өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Җәлил Зыятдин улы Нигамәтуллин һәм Гөлнара Фирдан кызы Нигамәтуллина;

Андрей Иванович Амаков;

Александр Геннадьевич Коробицкий;

Ирина Иосифовна Иванова.

***

Нөнәгәр авыл җирлегендә волонтерлык хәрәкәтен оештыруда зур өлеш керткәне  һәм мобилизацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканы өчен волонтер Алсу Фәрит кызы Шәфигуллина район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район иҗтимагый Советы эшчәнлегенә зур өлеш керткәне һәм иҗтимагый тормышта актив катнашканы өчен “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге  директоры урынбасары, иҗтимагый Совет секретаре Фәния Фәрит кызы Йосыпова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Районның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш керткәннәре һәм Совет гаскәрләрен Әфгастаннан чыгаруга 34 ел тулу уңаеннан, район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Рифат Ибраһим улы Вәлишин;

Геннадий Николаевич Дмитриев;

Николай Иванович Романов.

***

Чепья авыл җирлегендә волонтерлык хәрәкәтен оештыруда зур өлеш керткәннәре һәм мобилизацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнары өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Дилә Сәлим кызы Гарипова;

Гөлира Галимҗан кызы Сабирова.

***

Кече Лызи авыл җирлегендә волонтерлык хәрәкәтен оештыруда зур өлеш керткәннәре һәм мобилизацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканнары өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Наталия Михайловна Артемьева;

Владислав Иванович Иванов;

Артём Георгиевич Медведев.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район халкына әхлакый тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне һәм 75 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач бистәсе имамы Фәрит Мәгъсүм улы Зәкиев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хөрмәт