Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз тууына 60 ел тулу уңаеннан, пневматик мылтыклардан ату ярышлары булып узды (фото)

Ярышларны ачу тантанасы көллият фойесында Герой Олег Исаевның мемориаль тактасы янында башланды.

Арча педагогика көллиятендә, райондашыбыз — Россия Герое Олег Николаевич Исаевның тууына 60 ел тулу уңаеннан, пневматик мылтыклардан ату ярышлары булып узды.

Ярышларда 12 командадан 47 кеше: Арча педагогика көллияте укытучылары, студентлары, Арча агросәнәгать көллияте укытучылары һәм студентлары, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Урта Көшкәт мәктәбе командалары һәм Россия Герое Олег Исаев белән көллияттә бергә белем алган курсташлары, районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары катнашты.

Ярышларны ачу тантанасы көллият фойесында Герой Олег Исаевның мемориаль тактасы янында башланды. Чәчәкләр салганнан соң Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары башкарылды. Митингта көллиятнең элекке директоры Илдус Сәгъдиев, Олег Исаевның курсташлары һәм башкалар Геройны җылы итеп искә алдылар. Чыгышлар Олег Исаев турындагы фильмдагы күренешләр белән бергә үрелеп барды.

Ярышлар яшүсмерләр һәм зурлар арсында үткәрелгән. Нәтиҗәләр буенча, кызлар арасында — Арча педагогика көллиятеннән Алина Андырзянова, Зәринә Хаҗиева, Диана Карасаевалар мылтыктан иң оста атучылар булып призлы урыннар яулаганнар.

Егетләрдән Арча агросәнәгать көллиятеннән Алмаз Гәрәев, Альберт Шәрифуллин, Марат Калымбетов шулай ук җиңүчеләр рәтендә.

Студентлар командалары арасында Арча педагогика көллиятенең 1нче җыелма командасы беренче урынны яулаган. Шушы ук ук уку йортының 2нче җыелма командасы икенче урынга лаек булган. Арча агросәнәгать көллияте командасы — өченче урында.

Россиянең булачак Герое, райондашыбыз — Олег Николаевич Исаев 1964 елның 14 гыйнварында Иске Көшкәт авылында туа. Урта Көшкәт мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач, 1979 — 1983 елларда Арча педагогия училищесында укый. Училищеда укыганда җиңел атлетика һәм чаңгы спорты белән актив шөгыльләнә. 1983 елда урта педагогия уку йортлары арасында Арча педагогия училищесының җыелма командасы составында җиңел атлетика буенча Россия чемпионы була. Училищены уңышлы тәмамлаганнан соң Саба районы Иштуган сигезъеллык мәктәбендә укыта. Шуннан Совет армиясе сафларына алына.

1984-1988 елларда В. П. Чкалов исемендәге Борисоглебск югары хәрби авиация училищесында укый.

erid: 2VtzqwTSgT9

1988-1993 елларда очучы Олег Исаев Төньяк-Кавказ хәрби округында, аннан соң Германиядә хәрби хезмәт үтә.

1993-1996 елларда Ставрополь краенда Буденновскида хезмәт итә. Ул Әфганстанга, Таҗикстанга, Чечняга йөздән артык очыш ясый. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

1996 елның 5 маенда очучы, авиация майоры Олег Исаев хәрби задание үтәгән вакытта геройларча һәлак була.

Райондашыбыз — ил һәм районыбыз горурлыгы. Бүгенге көндә Геройның әти-әнисе — Вера һәм Николай Исаевлар Иске Көшкәт авылында гомер кичерәләр. Илгә герой тәрбияләгән өлкәннәребез ихтирам-хөрмәттән өзелмәсен.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олег Исаев

erid: 2VtzqwTSgT9