Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ралия 33 яшендә дәү әни булган

Ире Радик аннан 13 яшькә зуррак.Ралия беренче тапкыр 16 яшендә әни була.

Авыл халкын шаккатырып, 15 яшендә кияүгә чыккан Ралия белән балигъ булмаган килеш әни һәм 33 яшендә дәү әни була.

Ире Радик аннан 13 яшькә зуррак.Ралия беренче тапкыр 16 яшендә әни була. 

Дөресен генә әйткәндә, мин әни булганымны аңлап та бетермәдем. Баламны карашырга миңа кайнанам булышты. Улымны да карады, киемнәрен дә юды, мине дә ашатты. Баланы ничек имезәсен дә белми идем инде. Кайнанам тегеләйрәк итеп кара, монысы болай дип, хәтта төннәрен дә янымда йөрде.

Баламны кесарево кисеме ярдәмендә Казанда таптым. Операциядән соң минем хәлсезлек иде, ашый да алмадым. Ул вакытта табиблар да сүкте үземне: «Өлгермәгән булыр идеңме кияүгә чыгып, синең организмың мондый операцияләр кичерер өчен әле чыныкмаган. Үзең дә бала бит әле», — диделәр.

Кайнанама быел 75 яшь тула. Ул — минем уң кулым да, сул кулым да, башым да. Ул бөтен әйберне булдыра, миңа да бик ярдәм итте, — дип, ул иренең әнисенә карата булган рәхмәтен, хөрмәтен белдерде.

Ралия һәм Радик Ибраһимовлар 3 бала тәрбиялиләр — ике ул һәм бер кыз. Ралия район үзәгендә кибеттә кассир булып эшли. Ире Радик — механизатор. Төпчекләренә шушы көннәрдә генә 4 яшь тулган. Уртанчы балалары — кызларына 10 яшь. Олы уллары — 18 яшьлек Камил — инде үзе дә әти булган.

Дәү әни буласымны алдан әйтеп, кисәтеп тормадылар. Безгә кунакка кайтканда, киленнең инде 6-7 айлык көмәне бар иде. Яшьләр икесе дә Тәтештә техникумда укыганда танышканнар. Язмыштан узмыш юк, күрәсең, киленебез рус милләтеннән — София. Очраша башлаганда ук әйткән иде йөргән кызының татар түгеллеген дә... Ул вакытта эшләр болай ук җитди булыр, дип уйламадым.

Баштарак каршы төшмәсәм дә, чын күңелдән риза да булып бетә алмадым. Монда да кайнанам гаилә тынычлыгын да, улым белән дуслыкны да саклап калырга ярдәм итте. Кайнана белән торгач, ул миңа һәрвакытта үгет-нәсыйхәт биреп ала. «Кем генә булса да, Камилнең яшисе. Син бит бу йортка килен булып 15 яшендә төштең, мин сиңа бер сүз әйтмәдем», — диде. Шуннан соң инде мин дә йомшардым. Иң мөһиме — баламның бәхете.

Авырлы булуын куркып әйтмәгәннәр. Шулай итеп, 17 яшьлек улым һәм киленем әти-әни булып куйдылар. Никах укыттык, оныгыбызга азан әйтеп исем куштык. Август аенда 1 яшь тула оныгыбызга. Әкренләп «дәү әни» дип әйтергә дә өйрәтәбез.

Мин түгел, 47 яшьлек дәү әтиебез дә: «Иртәрәк булмадымы соң бу бабай булырга», — дип көлә кайчакта. Үзем әле һаман да ышанып бетә алмыйм, — ди ул.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/33-yasenda-dau-ani-bulgan-raliya-onykka-ber-yas-tulsa-da-haman-ysanyp-beta-almyim-5860328

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев