Бүгенге әңгәмәдәшебез, районның Контроль-хисап палатасы рәисе Равил Вагыйз улы Кәримов. Ул палатаның агымдагы ел эшчәнлеге белән таныштыра.
- Сүзебезне Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасының тарихына күз салудан башлыйк әле...
- Җирле үзидарә турындагы Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы кануннары нигезендә һәм Россия Федерациясенең бюджет кодексына 2005нче елда кертелгән финанс контроле турындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, 2006нчы елда Татарстан Республикасының барлык төбәкләрендә, шул исәптән безнең районда да муниципаль берәмлекләрнең тышкы финанс контроле органнары - Контроль-хисап палаталары оештырыла. Ул чорда алар район Советларының бүлеге формасында төзелә. Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасының беренче рәисе итеп Фәрит Габделбәр улы Әхмәдиев билгеләнә. 2011 елда Россия Федерациясенең тышкы финанс контроле органнарының эшчәнлеген оештыру турындагы кануны нигезендә, Балтач район Советы карары белән Контроль-хисап палатасы аерым оешма - юридик зат буларак теркәлә. 2012нче елдан безнең оешмада 1 штатлы хезмәткәр - палата рәисе һәм килешү нигезендә, 1 штаттан тыш инспектор-ревизор хезмәт куя.
- Равил Вагыйзович, контроль-хисап палатасының вәкаләтләре һәм эшчәнлек юнәлешләре белән таныштырып үтегез әле?
- Контроль-хисап палатасының эшчәнлеге Палата турындагы Нигезләмәдә каралган вәкаләтләр күләмендә расланган еллык эш планы буенча оештырыла. Вәкаләтләр күпсанлы һәм күпкырлы. Аларның асылы - җирле бюджетларның формалашуына һәм үтәлешенә контроль һәм анализ, җирле үзидарә органнарының бюджет акчалары һәм муниципаль милек белән идарә итүен, район бюджет оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшереп, аларга бәя бирү. 2016нчы елдан административ хокук бозу турындагы кануннарга кергән үзгәрешләр нигезендә безгә тагын бер вәкаләт - тикшерүләр вакытында финанс-бюджет өлкәсендәге кануннарны бозу очраклары ачыкланса, гаепле вазыйфаи затларга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзеп, материалларны карар кабул итү өчен районда курнашкан җәмәгать судына (мировой суд) тапшыру. Ел дәвамындагы эшчәнлек төп ике юнәлеш - контроль-тикшерү чаралары һәм эксперт-аналитик чаралар үткәрү буенча алып барыла. Әлеге чаралар Контроль-хисап палатасының эшчәнлеге турында расланган стандартлар нигезендә үткәрелә.
- Контроль-тикшерү чаралары нинди максатлардан чыгып үткәрелә?
- Контроль-тикшерү чараларының максаты финанс-бюджет өлкәсендәге кануннарның үтәлешен тикшерү, аларны бозу фактларын ачыклап юридик бәя бирү, төзәттерү һәм киләчәктә аларны булдырмау булса, эксперт-аналитик эшчәнлек контроль-тикшерү чараларының нәтиҗәләрен исәпкә алып, кирәк чакта аерым мәсьәләләрне өстәмә өйрәнеп, тикшереп, анализ ясап, финанс-бюджет нормаларын бозуны кисәтү булып тора.
Бүгенге көндә безнең районда барлыгы 91 муниципаль оешма исәптә тора. 2016 елда 9, 2017 елның беренче яртысында 5 контроль-тикшерү чарасы үткәрелде. Әлеге чаралар расланган стандартлар нигезендә финанс аудит формасында үткәрелде.
Тикшерүләр нигезендә ачыкланган төп җитешсезлекләр:
- бухгалтерлык исәбе буенча норматив-хокукый актларның таләпләренең төгәл үтәлмәве;
- муниципаль милекне вакытында исәпкә алып, аның белән дөрес һәм нәтиҗәле идарә итүдәге җитешсезлекләр;
- "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алу өчен контракт системасы турында"гы 44-ФЗ номерлы федераль канунны куллану буенча җитешсезлекләр.
- Тикшерүләрдән күренгәнчә, бу җитешсезлекләрнең төп сәбәбе нәрсәдә? Аларны киметү һәм булдырмый калу өчен нинди эшләр башкарыла?
- Әйтеп киткән финанс-бюджет өлкәсендәге хилафлыкларның төрле сәбәпләре бар. Ләкин төп сәбәп булып бюджет оешмалары җитәкчеләренең, хисапчыларының әлеге өлкәдәге таләпләрне белеп җиткермәүләре, яки белә торып та җиренә җиткереп үтәмәүләре тора. 2016 елда район башкарма комитеты тарафыннан җирлекләрнең хисапчыларына, үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләренә аттестация үткәрелде. Нәтиҗәдә 50 хисапчының 21енә квалификациясе түбән дигән бәя бирелде. Шуны исәпкә алып, агымдагы елда бухгалтерларның белемен арттыру буенча чаралар үткәрү планлаштырыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча бюджет оешмаларның җитәкчеләренә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында безнең тарафтан билгеләмәләр бирелә. Шулай ук тикшерү нәтиҗәләре Финанс-бюджет палатасы, казначейство бүлекчәсе, район башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ярдәмчесе, район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, тикшерелгән бюджет оешмасының җитәкчелеге, бухгалтерлары катнашында киңәшмәләрдә карала, ачыкланган җитешсезлекләрне булдырмау чаралары билгеләнә. Эксперт-аналитик чаралар районның финанс-бюджет өлкәсендә аерым юнәлешләр буенча эшчәнлек нәтиҗәләренә анализ ясап, булган җитешсезлекләрне ачыклап, киләчәктә аларны булдырмау юлларын тәкъдим итүдән гыйбәрәт. Әлеге чаралар безнең эшчәнлектә зур урын алып торалар. Аерым контроль-тикшерү чараларын, эксперт-аналитик чараларны без район башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ярдәмчесе Энҗе Гарипова белән үткәрәбез. Бу ачыкланган җитешсезлекләргә тулырак, төгәлрәк бәя бирергә ярдәм итә дип саныйбыз.
- Мөмкин булса, быел үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләренә дә тукталып үтик әле?
Агымдагы елда 5 контроль-тикшерү чарасы, 26 эксперт-аналитик чара үткәрелде. Шулар нәтиҗәсендә 26,5 млн. сум күләмендә финанс-бюджет өлкәсендәге кануннарны бозу очраклары ачыкланды, 12,3 млн. сум күләмендәгесен төзәтү чаралары күрелде. Бер вазыйфаи затка административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм ул җәмәгать судьясы тарафыннан 5 мең сум күләмендәге штрафка тартылды. Үткәргән чараларның нәтиҗәләре Балтач муниципаль районы башлыгына җиткерелеп барыла. Район җитәкчелеге тарафыннан кирәкле очракта бу мәсьәләләр буенча тиешле чаралар күрелде һәм күрелә. Үзара хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә, контроль-тикшерү материаллары хокукый бәя бирү өчен район прокуратурасына җибәрелә.
- Контроль-хисап палатасының эшчәнлеге белән тулырак кайда танышып була?
- Контроль-хисап палатасының эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар Балтач муниципаль районының Интернет челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырылып барыла.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә, Равил Вагыйзович!
- Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Р.S. Равил Вагыйз улы Кәримов күптән түгел үзенең гомер бәйрәмен - 60 яшьлек юбилеен каршылады. Аны барлык райондашлар, хезмәттәшләре һәм газета укучылар исеменнән ихластан тәбрик итәбез. Хәерле гомер, бәрәкәтле тормыш, имин көннәр, гаилә бәхете, сәламәтлек һәм уңышлар телибез!
Әңгәмәдәш - Ясминә Шәмсетдинова.
Нет комментариев