Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район мәдәният үзәгендә эшмәкәрләр белән очрашу башланды

Киңәшмәдә республика җитәкчеләре, төрле өлкәләрдә күзәтчелек итү оешмалары вәкилләр һәм эшмәкәрләр катнаша.

Район мәдәният үзәгендә эшмәкәрләр белән очрашу бара. Бу киңәшмәдә республика җитәкчеләре, төрле өлкәләрдә күзәтчелек итү оешмалары вәкилләр һәм эшмәкәрләр катнаша.

Балтач районы кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуның көн тәртибенә күп кенә сораулар тупланган. Очрашуны район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы кереш сүз белән ачып җибәрде.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Балтач" якташлар җәмгыяте җитәкчесе Һадиев Таһир Галимҗан улы очрашуның кунагы.


Агросәнәгать комплексы өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган программалар турында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Хәбипов Ришат Рәшит улы таныштырып узды.

Салым турындагы  законнарындагы үзгәрешләр турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10нчы номерлы районара инспекциясе башлыгы урынбасары Нигъмәтҗанов Фаил Фәиз улы чыгыш ясады.

Эпидемиологик хәл турында Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнарында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы Салкова Эльвира Валентиновна бәян итте.

Шулай ук очрашуда үзләренең уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашырга күрше-тирә районнардан эшмәкәрләр чыгышы планлаштырыла.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек