Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм итте (+фоторепортаж)

10 июнь көнне районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре мул табыннар артында үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Район социаль яклау хезмәте берничә тармакны - халыкны социаль яклау бүлеге, республика матди ярдәм үзәгенең 13 нче филиалы, "Наз" үзәгенә караган өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү, бала һәм гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү, тернәкләндерү бүлекчәләрен берләштерә. Бүлектә халыкка хезмәт күрсәтүче белгечләрдән кала, авылларда ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәребез турында кайгыртучы, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтүче 50 хезмәткәр, 9 шәфкать туташы да бар. Аларның барысын да бәйрәм кичәсендә күрергә мөмкин иде. Олы йөрәкле, игелекле һөнәр ияләрен тәбрикләргә район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин да килгән иде.
Ул үзенең ихлас котлавын һәм олы рәхмәтен ирештереп, нәтиҗәле хезмәтләре өчен мактауга лаек хезмәткәрләрне бүләкләп узды. Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау таныклыгы белән Алсу Мөхәммәтшина, Раушания Гарифуллина бүләкләнде. Министрның Рәхмәт хатына - Руфинә Гайфетдинова, Лидия Чернова, ә Балтач район башлыгының Рәхмәт хатына Айгөл Зарипова, Гүзәл Фатыйхова, Светлана Петрова ия булды.
Бәйрәм ияләрен тәбрикләргә килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов исә Гөлнар Галиева белән Маргарита Чайниковага район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Бәйрәм кичәсен район мәдәният үзәге хезмәткәрләре үзләренең күңелле программалары белән баетты, кызыклы уеннар, җыр-моң белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250