Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбызның фронт хатларын “Тарихи Хәтер”гә теркиләр

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Карары нигезендә, Республиканың архив эше буенча Дәүләт комитеты җитәкчелегендә Балтач районы башкарма комитетының архив бүлеге райондашларыбызны актив рәвештә "Тарихи Хәтер" ("Историческая Память") дип исемләнгән проектта катнашырга чакыра.

Әлеге "Тарихи Хәтер" проекты уңаеннан, Бөек Ватан сугышы 1941-1945 елларында язылган фронт еллары хатларын туплауны үз эченә ала.
Хөрмәтле райондашлар һәм җитәкчеләр, әгәр дә районыбыз җирлегендәге музейларда, мәгариф учреждениеләре, оешма-предприятие базаларында оештырылган музейларда, китапханәләрдә һәм гаилә архивларында кадерле ядкарь булып сакланган фронт еллары хатлары булса, районның архив бүлегенә алып килергә кирәк. Биредә аның электрон вариантта күчермәсен алалар һәм шунда ук хат кире кулга тапшырыла. Шул рәвешле киләчәк буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан, дәһшәтле сугыш елларының тарихын чагылдырган бай мәгълүматлы архив булдырылачак.

P.S. Хатларны район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Рүзилә Равилевна Ильясовага тапшырырга кирәк. Ruzilya.Ilyasova@tatar.ru электрон адресына салырга яки 8(84368) 2-56-99 телефон номерына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250