Ел башыннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, "Татармультфильм" берләшмәсе "Татарстан гасыры" дигән белем бирү проектын гамәлгә ашыру өстендә эш алып барылды.
Мәгълүмат өчен: Татарстанда, халык мультфильмы буларак, "Татарстан гасыры" анимацион мәгариф проекты тәкъдим ителде. Мультфильмны иҗат итүдә 7-13 яшьлек 30 мең баланың 30 меңнән артык рәсеме һәм 500 шигыре файдаланылган. "Татарстан гасыры" ("Век Татарстана") проекты "Иҗат итүдә балалар иң күп катнашкан мультфильм" формулировкасы белән Россиянең Рекордлар китабына кертелгән.
Проектны тәкъдим итү чарасы бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында үтте. Анда Татарстанның муниципаль районнарыннан килгән иң актив балалар бүләкләнде. Халык мультфильмының иң актив авторларын Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан телләрен үстерү секторы мөдире, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин сәламләде.
"Мөмкинлек була калса, без бу проектны алга таба да дәвам итергә әзер. Аны Татарстан районнарының туристик потенциалын ачу юнәлешендә үстереп булыр иде", - диде анимацион эшнең режиссеры Сергей Киатров.
"Төп геройларны профессионаллар уйлап тапты. Безнең максат - балалар рәсемнәрен берләштереп, мультипликацион фильм эшләү иде. Ул дәресне дә хәтерләтә, телетапшыруны да. Аниматорлар алдына бик мавыктыргыч максат куелган иде. Безгә бу эш кызык иде. Балалар белән эшләүне авыр яки җиңел димим. Бу - бары тик башка төрле эш", - дип тәртибен аңлатты режиссер.
Анимацион фильм татар, рус һәм инглиз телләрендә тавышландырылган.
Әлеге мәртәбәле мавыктыргыч проектта катнашып, райондашыбыз Артем Данилов республика күләмендә 1 урын алган яшь аниматор булып танылды.
Шулай ук Балтач районы "Иң актив катнашучы" номинациясендә җиңү яулады.
Автор фотолары.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев