Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбыз мәгарифе үсешенә зур өлеш керткән Әнәс Ибраһимов вафат

Райондашыбыз, "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы" һәм1982 елдан Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы Әнәс Ибраһимов вафат

Ул 1944 елның 10 июлендә Таузар авылында дөньяга килә. Арча педагогик училищесын тәмамлагач үзенең барлык тормышын мәгарифкә багышлый. Карадуган мәктәбендә укыта, Югары Субаш, соңрак Түнтәр мәктәбләрендә директор, 1973-1976 елларда район мәгариф бүлеген җитәкләде. 1987 елдан башлап 20 елга якын директор буларак Бөгелмә педагогик училищесының үсешенә зур өлеш кертте, лаеклы ялга киткәнче, шунда хезмәт итте.

Ул "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы" һәм1982 елдан Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы исемнәренә лаек булды.
Бүген аның белән хушлашу туган авылында өйләгә кадәр булачак.

Фото: район энциклопедясеннән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр Әрәс Ибраһимов