Рәфыйк Хәтимов: "Дүртәү генә калу аяныч та, әмма бергә очрашу зур бәхет"
1 июль – Россия хәрби хәрәкәтләр һәм локаль конфликтлар ветераннары көне буларак билгеләп үтелде. Районыбызда күптөрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар яши. Бүгенге язмабыз герое шуларның берсе – әфганчы Рәфыйк Хәтимов.
Бөрбаш Сәрдегәнендә туып-үскән, шунда хезмәткә өйрәнгән егет үз тормыш юлын туган авылы белән, газиз җире белән бәйли. Тик аңарчы әле ике тапкыр үлем белән күзгә-күз очраша ул. 1979 елда Рәфыйк Хәтимов хәрби хезмәткә алына, Шубан авылы егете Нурылхак Хәбибрахманов (1983 елда вафат булган) белән Германиягә (ГДР) җибәрәләр аларны. Анда 8 айлап хезмәт иткәннән соң, Әфганстанга кертәләр, бу 1980 елның 30 гыйнвары була. Нурылхак абый белән Рәфыйк абый 8 тапкыр турыдан-туры сугыш бәрелешләрендә катнашалар. Алардан тыш роталарында тагын 9 татар егете була. Татарстанның Балтач, Чүпрәле, Чирмешән, Кукмара, Аксубай, Лениногорск районнарыннан – җидәү һәм Башкортостаннан – дүртәү. – Бер башкорт егете үзебезнең күзалдында ук һәлак булды. Дустыңны югалту бик авыр ул, безгә дә моны җиңеп чыгу җиңел булмады. Үзем дә ике тапкыр танк белән минага эләгеп шартладым, Аллаһыга шөкер, исән калдым, – дип авыр истәлекләре белән бүлеште Рәфыйк абый. – Әфганстаннан чыкканга быел 40 ел булды, кызганыч, шушы еллар эчендә сафыбыз тагын да кимеп, хәзер инде дүртәү генә калганбыз. Быел 40 ел булу уңаеннан очрашып, сугышта булганнарны искә алып, бүгенге тормышларыбыз турында сөйләшеп утырдык. Ара ерак дип тә тормадык, Чирмешәннән Камил Минхаиров, Чүпрәледән Сәмигулла Хәйретдинов, Башкортостаннан Васыйл Зарипов һәм мин Казанда Сәмигулланың туганнарында җыелып, бер күрешү үзе бер гомер бит, дип сөенештек. Дүртәү генә калу аяныч, әмма бергә очрашу зур бәхет, – дип иптәшләре белән очраша алуына сөенеп сөйләде әңгәмәдәшем.
Хәтимовлар гаиләсендә быел чыннан да юбилейларга бик бай ел икән. Әңгәмәдәшем – 60 яшьлеген, аның тормыш иптәше Рәмзия ханым 55 яшьлеген билгеләп узса, бергә гомер итә башлауларына 35 ел. Парлы, тигез, матур тормышта ике ул үстереп, аларны югары белемле итеп, олы тормыш юлына озаталар. Бүген инде Расих-Гүзәл, Раил-Ландыш үзләре әти-әни.
Рәфыйк абый хәрби хезмәттән соң совхозда тракторда эшли, аннан юллар идарәсендә мастер булып хезмәт куя, 2010 елдан исә үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын эшләтеп җибәрә. Үзләренең пай җирләрендә игенен дә, печәнен дә үстерәләр, күпләп мөгезле эре терлек тә асрыйлар, йөзләгән кош-корт үстерәләр. – Быел печән уңышыбыз да бик яхшы булды, беренче укосын сатып бетердек инде, икенчесе дә яхшы булыр дип өметләнәбез. Игеннәр дә начар түгел, вакытында яңгырлар гына кирәк. Сәламәтлек булганда сөенә-сөенә эшлибез әле, – ди Рәфыйк абый. Фермер булыр өчен һәм әлеге юнәлештә уңышлы эшләп китәр өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк, дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән. – Тырыш, тәвәккәл булудан тыш, һәрбер эшне үзең эшли дә белергә кирәк. Бер киртә туган саен ташласаң, көненә кырык тапкыр ташларлык эш ул, – дип җавабын кыска тотты Рәфыйк абый.
Рәмзия апа тормыш иптәшенә ярдәм итүдән тыш, Бөрбаш Сәрдегәне мәктәбендә 37 ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. – Элегрәк кул эшләрен дә бик яратып башкара идем, хәзер аңа вакыт җитми инде. Алай да мәктәптә укучыларны бәйләргә дә, тегәргә дә, чигәргә дә өйрәтәбез. Берничә ел элек балалар йортына үзебез бәйләгән носкиларны илтеп тапшырган идек, анда тәрбияләнүчеләр бик сөенделәр, – ди ул.
Рәмзия ханымда карап торышка ук чын татар хатын-кызларына хас тыйнаклыкны күреп була. Рәфыйк абый да аны салмак, акыллы, сабыр, тыныч, үзе кебек кызу түгел, дип бәяли. Ә Рәфыйк абый киресенчә үз сүзендә нык торучан, таләпчән, эшне сузганны яратмый, ә кызуында тота торган кеше икән. Шулай да гаиләнең нык булуының серләрен дә беләсем килде. – Сабыр төбе сары алтын, дип элекке кешеләр белми әйтмәгән, бу тормышта бар нәрсә дә шома була алмый. Шуңа да сабыр була белергә кирәк, – диде Хәтимовлар гаиләсе.
Рәмзия апа әйткәндәй, бүрәнә-нең берең бер башыннан, икен-чең икенче башыннан тотып эшләгәндә генә, тормыш өчен уртак хезмәт куйганда гына аның кадерен дә беләсең, авырлыгына да түзәсең. Әлеге гаиләнең бу девизы күпләргә үрнәк булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев