Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия Президенты сайлаулары көннәрендә гаилә корырга теләүчеләр бар

Гаилә елы уңаеннан Казанда ЗАГС күптөрле чаралар үткәрәчәк

Агымдагы 2024 елда Казанның ЗАГС идарәсе яңа аудиоспектакль — «Казан» гаилә үзәге буенча экскурсия күрсәтә, шәһәрнең иң күркәм, үрнәк гаиләләре турында сөйлиячәкләр.

«ТЮЗ һәм Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан булдырылган „Мәхәббәткә юл“ аудиоспектакле май аенда тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, „Семь и Я“ проекты кысаларында Казанның җиде районы администрациясе зур һәм тату гаиләләр турында сөйләячәк. Чараларда район башлыклары һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашачак. Шулай ук шәһәр „Бөтен гаилә белән“ бөтенроссия проектында катнаша, аның максаты — барлык буыннарны берләштерү, бергә күбрәк вакыт уздыру һәм гаилә ялын төрлеләндерү мотивациясе. Билгеле булганча, мартта Россия Президенты сайлаулары узачак. Бу көнне гаилә белән сайлау участогына барырга мөмкин. Үз үрнәгебез белән балаларга һәм оныкларга ничек карар кабул итәргә кирәклеген күрсәтү була», — дип сөйләде матбугат конференц Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе җитәкчесе Елена Студеникина.

Март ахырында акцияләрдә актив катнашучыларны кыйммәтле бүләкләр көтә. Алар арасында — Россия буенча 100 гаилә туры. 15-17 март — Россия Президентын сайлаулар көннәрендә гаилә коручылар өчен дә истәлекле вакыйгалар каралган. Алар рәсми никахлашу тантанасыннан соң сайлауларга барып тавыш бирергә мөмкиннәр.

Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көнендә балаларын лаеклы тәрбияләгән иң яхшы гаилә парларына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырылачак. Моннан тыш, шәһәрлеләр традицион истәлекле даталарны билгеләп үтәчәк: Балаларны яклау көне, Әтиләр көне һәм Әниләр көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев