Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә ата капиталы кертергә тәкъдим иттеләр

Моннан тыш, палата әгъзалары өченче һәм аннан соңгы туган балалар өчен бирелә торган ана капиталын куллану юнәлешләрен киңәйтергә тәкъдим итә.

Иҗтимагый палатаның демография, гаиләләрне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко үп балалы гаиләләргә ярдәм чарасының бер төре буларак федераль дәрәҗәдә ата капиталы кертү тәкъдиме белән вице-премьер Татьяна Голиковага хат юллаган.

«Россия президентының Россия Хөкүмәтенә еллык юлламасы нәтиҗәләре буенча, 2021 елның 1 июленә кадәр Россиядәге балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм системасын булдыру өчен тәкъдимнәр әзерләү йөкләнде. Әлеге йөкләмәне тормышка ашыру максатыннан, „Күп балалы ил“ дигән яңа федераль проект әзерләргә һәм аны „Демография“ илкүләм проектына кертергә тәкъдим итәбез. Әлеге инициатива Россия Иҗтимагый палатасының „Демография 2024“ махсус докладында тәкъдим ителде», — диелә хатта. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

erid: 2VtzqwTSgT9

Моннан тыш, палата әгъзалары өченче һәм аннан соңгы туган балалар өчен бирелә торган ана капиталын куллану юнәлешләрен киңәйтергә, шулай ук күп балалы гаиләләрдә кече бала балигъ булганчы, һәр балага ай саен 2,5 мең сум пособие түләүне кертергә тәкъдим итте. 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана капиталы ата капиталы

erid: 2VtzqwTSgT9