Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов халыкның медиаграмоталылыгын күтәрүдә «Татмедиа»ның ролен билгеләп үтте

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җәмәгатьчелек фикере, аеруча яшьләр арасында, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм яңа медиа аша формалаша.

Республиканың «Татмедиа» агентлыгына халыкның медиаграмоталылыгын күтәрү эшендә төп роль бирелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында шулай дип белдерде.

«Халыкка тикшерелгән, объектив мәгълүматны оператив рәвештә җиткерү, ялган мәгълүматның таралуына юл куймау, халыкның медиаграмоталылыгын күтәрү гаять мөһим», - диде республика җитәкчесе.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җәмәгатьчелек фикере, аеруча яшьләр арасында, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм яңа медиа аша формалаша.

«Редакторлар, журналистлар һ.б. медиа эшлеклеләренең һөнәри осталыгы һәм җаваплылыгы мәгълүматның сыйфатын һәм дөреслеген билгели», - дип сүзен төгәлләде ул.

erid: 2VtzqwTSgT9

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9