Рөстәм Миңнеханов: Химиклар Татарстан үсешенә зур өлеш кертте
Тармак хезмәткәрләре, ветераннар, яшь профессионаллар һәм галимнәр — республикабыз һәм илебезнең сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр.
Химиклар – Татарстанның һәм бөтен Россиянең сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр. Бу хакта, татарстанлыларны Химиклар көне белән котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов язган.
«Тармак хезмәткәрләре, ветераннар, яшь профессионаллар һәм галимнәр — республикабыз һәм илебезнең сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр. Авыр һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Барыгызга да саулык-сәламәтлек эшегездә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар телим» - дип язган ул үзенең телеграм-каналында.
Бүген Татарстан Рәисе Түбән Камада булды һәм «Түбән Кама нефть химиясе»нең яңа проектлары белән танышты.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-ximiklar-tatarstan-usesena-zur-oles-kertte-5888088
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев